Халык телендәге озын каналның хәвефле булуы турында еш язып, кисәтеп торабыз, шулай да биредә ел саен үлем-китем була. Әлеге канал ГРЭС ихтыяҗлары өчен булдырылган. Беренчедән, суы җылы, пычрак, икенчедән, канал төбе чүп-чар, төзелеш калдыклары белән тулган. Канал озынлыгы 1,3 километр тирәсе. Аның буйлап 6 күпергә дә су коену тыела дип...
Халык телендәге озын каналның хәвефле булуы турында еш язып, кисәтеп торабыз, шулай да биредә ел саен үлем-китем була. Әлеге канал ГРЭС ихтыяҗлары өчен булдырылган. Беренчедән, суы җылы, пычрак, икенчедән, канал төбе чүп-чар, төзелеш калдыклары белән тулган. Канал озынлыгы 1,3 километр тирәсе. Аның буйлап 6 күпергә дә су коену тыела дип язып куелган. Әмма биредә әледән-әле хәвефле хәлләр булып тора. Май аенда каналда 2 кеше батып үлгән иде, күптән түгел исә үле хатын-кыз гәүдәсе табылды.
Кече күләмле судноларны теркәү буенча инспекция инспекторы Валентин Атласов әлеге каналны карарга без - журналистларны махсус алып төште. Биредә еш рейдлар ясыйбыз, ди ул. Без төшкәндә бер абый су коена иде. Инспекторның кисәтүенә дә игътибар итмәде ул. Кат-кат искәртүгә, мин бит исерек түгел, диде төксе генә. Судан чыгарга исәпләми дә.
Каналның икенче башында исә икенче бер өлкән кеше балык тотарга җыенып йөри иде, ул да кисәтүгә карамастан, үз эшен дәвам итеп калды. Өлкәннәр инспектор сүзенә колак салмагач, яшьләр ничек тыңласын инде...
Канал буйлап йөргәндә Валентин Атласов 26 ел элек әлеге урын белән бәйле булган бер вакыйганы искә төшерде:
-Зәйгә кунакка кайтып, апамнар белән биредәге бакчаларына ял итәргә төшкәч, каналда бер хатын-кызның елаганын ишеттем. Каналга йөгереп төшсәм, баллон өстендә йөзеп барган ханым аның уртасына шуып төшкән дә чыга алмый икән. Аны яр буена сөйрәп алып чыгарга туры килде, - ди ул.
Инспектор хәзер әнә шул тәҗрибәләренә таянып эшли. Кисәтү-аңлатуларда үз тормышы, эш тәҗрибәсеннән мисаллар китереп сөйли ул. Каналның куркыныч урын булуы, аның су коену урыны түгеллеген кат-кат искәртә халыкка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев