Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Бариев алып барды. Киңәшмә көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә каралды. Район эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин соң-гы ике атнада шәһәр-райондагы оператив хәл торышын анализлады, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәте башлыгы урынбасары Виктор Слывка 26 февральдән 16 мартка кадәр районда янгын куркынычсызлыгын...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Бариев алып барды. Киңәшмә көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә каралды.
Район эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин соң-гы ике атнада шәһәр-райондагы оператив хәл торышын анализлады, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәте башлыгы урынбасары Виктор Слывка 26 февральдән 16 мартка кадәр районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күрелгән чаралар турында сөйләде.
Көннәр җылыту сәбәпле, соңгы көннәрдә кар нык эри башлады, үзән урыннарны су басу куркынычы көчәйде. Әлеге уңайдан күрелүче чаралар турында гадәттән тыш хәлләр бүлеге башлыгы Вячеслав Петров чыгыш ясады.
«Зәй урман хуҗалыгы» дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Эдуард Гущин предприятиенең 2013 елдагы эшчәнлеген һәм агымдагы елда бурычларын бәян итте.
Һәрвакыттагыча контрольдә торучы мәсьәләләр буенча җаваплы затлар хисап тотты.
Айрат Бариев районда узган атнада үткән чараларга тукталды, бу атнага чаралар планы белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев