Җәмгыять һәм кеше

Субсидия өчен хокукларны яңадан теркәү башлана

Җылылык өчен субсидия алучыларга үз хокукларын алдагы алты ай өчен кабаттан раслату эше башлана. Бу хакта чираттагы брифингта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте. Мәгълүм булганча республикада җылылык өчен максатчан субсидияләр фатир түләүләре чыгымнарына бирелә. Аңа Казан, Чаллы, Түбән Кама, Урыссу, Афанас, Красный Ключ...

Җылылык өчен субсидия алучыларга үз хокукларын алдагы алты ай өчен кабаттан раслату эше башлана. Бу хакта чираттагы брифингта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте. Мәгълүм булганча республикада җылылык өчен максатчан субсидияләр фатир түләүләре чыгымнарына бирелә. Аңа Казан, Чаллы, Түбән Кама, Урыссу, Афанас, Красный Ключ һәм Зәй керә. Бүгенге көндә җылылык өчен субсидия алучылар республикада 120 мең тирәсе йорт хуҗалыгы, шуларның 1700е - зәйле. Субсидиянең уртача күләме хәзер 647 сум чамасы тәшкил итә, аңа гаиләдәге бер кешегә керем күләме 30 мең сумнан ким булганда дәгъва кылырга мөмкин. Субсидия өчен документларны яңадан теркәү яки әле беренче тапкыр гына тапшыру 18 августтан 14 ноябрьгә кадәр билгеләнә. Социаль яклау бүлекләрендә документ тапшыручылар тарафыннан күпләп чиратлар җыелмауны контрольгә алу өчен июль аена фатир өчен түләүгә килгән квитанция артына кемнең кайсы көнне, социаль яклау бүлегенә документлар белән килү вакыты күрсәтелә. Бу бары тик моңа кадәр субсидия алучыларга гына күрсәтелә, ә әле беренче кабат субсидиягә дәгъва кылучылар документларны тапшыру вакыты турында социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итеп белешә ала. Хокукларны кабат теркәтү өчен гражданнардан паспорт, соңгы алты ай өчен керемнәре турында белешмә, эшләмәүче пенсионерлар өчен хезмәт кенәгәсе, язылышу турында, балаларның туу турында таныклыклары, фатирга хокукны билгеләүче документ сорала. Социаль яклау бүлеге дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге сәгать 8дән кичке 6га кадәр, шимбә көнне иртәнге сәгать 8дән 12гә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Субсидия өчен хокукларны яңадан теркәү башлана
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше