Җәйнең өченче аена кердек. Бу көннәрдә һава температурасы кызу тора. Су коенганда, ял иткәндә саклык чараларын күрү үтә мөһим. Бу турыда кат-кат газеталарда язылса да, телевизор экраннары артында чыгыш ясалса да, аңлату эшләре алып барылса да , суга бату очраклары кабатланып тора. Җәй күңелле ел фасылы булса да, ул суга...
Җәйнең өченче аена кердек. Бу көннәрдә һава температурасы кызу тора. Су коенганда, ял иткәндә саклык чараларын күрү үтә мөһим. Бу турыда кат-кат газеталарда язылса да, телевизор экраннары артында чыгыш ясалса да, аңлату эшләре алып барылса да , суга бату очраклары кабатланып тора. Җәй күңелле ел фасылы булса да, ул суга бату очраклары белән хәвефле дә. Коену сезоны ачылганнан бирле республикада 90нан артык кеше батып үлде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Түбән Кама бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, әлеге бүлеккә караган территориядә 19 кеше батып үлде. Шуларның өч очрагы бер-берсенә охшаш, аянычлы.
Мамадыш районы Катмыш авылы буасында _Казаннан кунакка кайткан 16 яшьлек кыз суга һава тутырылган матрас белән керә, җил чыгып, аның матрасын әйләндереп каплый, кыз бата башлый, аны коткарырга дип суга 19 яшьлек егет керә. Кыз бик курыккан була, егет аңа якынлашуга кочаклап ала һәм икесе дә су төбенә китә. Алдагы очрак - Түбән Кама районы Зәй елгасында булган хәвефле хәл. Су коенучы бер кыз бала бата башлый һәм ярдәм сорап кычкыра. Аны коткарырга дип 18 яшьлек егет суга керә. Егет кызны коткара, ә үзе батып үлә. Өченче очрак та икенчесенә охшаш. Анысы Түбән Кама шәһәренең Пионер күлендә була. Яшьләр бер егетнең алдагы көнне буласы туган көнен әлеге күл буенда билгеләп утыралар. Бер кыз исә су коена, бата башлагач, ярдәмгә чакыра. Иртәгә 27 яше туласы егет кызны коткара. Ә үзе батып үлә. Соңгы ике очракта батып үлүчеләр исерткеч эчемлек кулланган булган. Үлемгә китергән сәбәпләр берничә. Беренчедән, һава тутырылган матрас суга керү өчен түгел, ә яр буенда яту өчен. Суга батучыны коткару күнекмәләре булмаганнар суга кермәсеннәр иде. Бу хакта халык белән еш аңлатулар алып барабыз, кисәтәбез юкса, ди кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторы Валентин Атласов. Исерткеч эчемлек кулланып суга керүне һич аңламыйм, ди инспектор.
Бәхетсезлек аяк астында. Бу очраклар кеше коткарам дип үзе батып үлгән егетләрнең әти-әнисе, туганнары, кызларның үзе өчен дә кайгы. Суда йөзә белмичә кереп, кеше тормышын чиклә әле син! Хаталардан сабак аласы иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев