Җәмгыять һәм кеше

Сугыш чоры медицина хезмәткәрләре барлана

Бөек Ватан сугышы ветераннарына кагылышлы мәсьәләләр бәйрәм вакытында гына түгел, һәрдаим күз уңында булсын. Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәр татарстанлының намус эше булырга тиеш, дип белдерде илбашы. 1418 көн барган сугышта СССР 27 миллионнан артык кешесен югалтты. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Сугыш хатирәләре, дошманга каршы торган, туган җиребезне...

Бөек Ватан сугышы ветераннарына кагылышлы мәсьәләләр бәйрәм вакытында гына түгел, һәрдаим күз уңында булсын. Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәр татарстанлының намус эше булырга тиеш, дип белдерде илбашы.

1418 көн барган сугышта СССР 27 миллионнан артык кешесен югалтты. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Сугыш хатирәләре, дошманга каршы торган, туган җиребезне фашизмнан саклап калган солдатлар, каһарманнарны бер генә буынның да онытырга хакы юк. Аларның һәркайсының исеме тарихка алтын хәрефләр белән керергә лаек.

«Хәтер китабы» - каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче документ. Анда сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, яралардан үлгәннәр турында истәлек тупланган. Хәзер инде сугыштан соң үлгән ветераннарыбызның исемнәрен мәңгеләштерү вакыты җитте. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәр өлкә үз ветераннарын, сугышта катнашучыларын барлап, алар турында китап чыгару хәселенә кереште. Бу 1 көн, 1 ай белән генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Бу хезмәт күп көч, эзләнү, үзара хезмәт-тәшлекне сорый. Әлеге җәһәттән Сәламәтлек саклау министрлыгы актив эшли башлады. Безнең район дәваханәсе дә әлеге уңайдан зәйлеләргә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итә. 1945-1945 елларда төрле фронтларда, тылдагы эвакогоспитальләрдә медицина хезмәткәрләре булып эшләп, җиңү таңын якынайткан кешеләр турында материал язу өчен чыганак кирәк. Ул чор кешеләренең күбесе, бәлки, инде исән дә түгелдер, ә алар турындагы истәлекләр, хатлар, рәсемнәр, бүләкләр, туганнары, балаларының кадерле ядкаре булып сандык төпләрендә сакланадыр. Менә шуларны күтәреп, алар турында тулы мәгълүматны - исем, фамилиясе, туган елы, урыны, һәлак, вафат булган елын, нинди фронтта, нинди медицина хезмәткәре сыйфатында катнашуы, нинди бүләкләргә лаек булуы, сугыштан соң нинди хезмәт башкаруы, хезмәтенең ничек бәяләнүен язып җибәрү кирәк. Сугыш вакытында гына медхезмәткәр булып, аннан соң башка өлкәләрдә эшләүчеләр дә күп булган. Аеруча менә шундыйлар игътибардан читтә калган. Андыйларның да хезмәтен яшь буын белергә тиеш. Әйдәгез, мөрәҗәгатькә игътибарсыз калмыйк, безгә җиңү, азатлык бүләк иткән кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерүдә үз өлешебезне кертик. Мәгълүматларны E-mail: mz. Zainsk_crb@tatar.ru сайтына В. Н. Боярова дигән билге белән яки хат итеп юллаганда - Комсомол урамы, 52 адресы белән шушы ук фамилиягә җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сугыш чоры медицина хезмәткәрләре барлана
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше