Районда кул эше осталары әледән-әле ачыкланып тора. Сәүдә өлкәсендә хезмәт куйган Гөлия Досмомедова лаеклы ялга чыккач, тапкырлап чигү сәнгате белән мавыга башлый. Ул табигать күренешләре, пейзажны шундый матур итеп чигә ки, картиналарына карасаң, каеннар арасына, урман аланына кереп киткәндәй буласың, елга-күлләр буенда йөрисең. Җете төсләр белән чиккән натюрмортлары күз явын...
Районда кул эше осталары әледән-әле ачыкланып тора. Сәүдә өлкәсендә хезмәт куйган Гөлия Досмомедова лаеклы ялга чыккач, тапкырлап чигү сәнгате белән мавыга башлый. Ул табигать күренешләре, пейзажны шундый матур итеп чигә ки, картиналарына карасаң, каеннар арасына, урман аланына кереп киткәндәй буласың, елга-күлләр буенда йөрисең. Җете төсләр белән чиккән натюрмортлары күз явын ала. Кол Шәриф мәчете биниһая матур манаралары белән әллә каян үзенә җәлеп итә.
Нечкә зәвык, матурлыкка омтылу Гөлия апада әнисеннән килә. Сеңелләре Гөлфия, Минсирин дә - һәвәскәр рәссамнар, дизайнерлар. Бер-берсеннән еракта яшәсәләр дә, аралашып, осталыкларын бүлешә кыз-туганнар.
Җеп табу хәзер проблема түгел, картиналарга да әзер схемалар бар. Ә менә чигү үзе күпме сабырлык сорый. Бер картина дистәләрчә мең бизәктән тора һәм өч-дүрт ай бөтен барлыгыңны биреп эшләүне таләп итә.
Гөлия апаның фатирында һәрнәрсә зәвыклы итеп урнаштырылган. Мендәр тышларына кадәр чигелгән аның. Гөлия ханымның шөгылен кыз туганнары, улы һәм кызы беренчеләрдән булып бәяли. Хезмәтенең нәтиҗәсен күреп, күңеле үсә, тагын чигүен дәвам итә.
Эшләренең һәрберсе якын, кадерле аңа. Ул аларны иң якын дусларына гына бүләк итә. Алга таба портретлар чигәргә исәбе бар. Кул эшенә тотыну аны борчу-мәшәкатьләрдән аралый.
- Чигү эшенә тотынуга, бөтен тән буйлап рәхәтлек тарала, - ди ул.
Тапкырлап чигү бик зур игътибар һәм сабырлык таләп итә. Сәнгать әсәрләренең күзләрне камаштырырлык нәфислеген, бер төстән икенчесенә нечкә күчешне сурәтләү өчен остага җепне һәр бизәктән соң алыштырырга туры килә. Моны җентекләп, төеннәр калдырмыйча эшләргә кирәк. Гөлия ханымның эшләре искиткеч оста, шома килеп чыга.
Узган ел Зәйдә узган "Алтын мәйдан" Бөтендөнья мәдәният фестивале көннәрендә кул эшләре күргәзмәсендә Гөлия ханым да асыл җепләр белән чигелгән сурәтләре белән катнашты. Аның эшенә Россиянең атказанган артисты Бисер Киров, кунаклар югары бәя бирде. Мондый бәя Гөлия ханымны тагын да канатландырып җибәрә. Гомумән, чигү аның күңелен шулкадәр били ки, аннан аерылуы кыенлаша.
Кайда нинди пейзаж, натюрморт күрсә, чигү теләге уяна анда. Чигү - ял да, күңел күтәренкелеге дә бирә, ди Гөлия ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев