Җәмгыять һәм кеше

Сыйфатлы телевидение – заман таләбе

Санаулы гына телевидение каналларыннан күңелеңә якын тапшыруны зарыгып көтеп алулар артта калды. Хәзер төрле формада мәгълүмат бирү, мавыктыргыч программалар тәкъдим итүче каналлар, интернет сайтларының исәбе-хисабы юк. Кулланучы, замана үзгәрү белән бергә, сыйфатка өстенлек бирә. "Телевизион технологияләр телерадиокомпаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең Чаллы филиалы Зәй бүлегендә дә соңгы вакытта сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә...

Санаулы гына телевидение каналларыннан күңелеңә якын тапшыруны зарыгып көтеп алулар артта калды. Хәзер төрле формада мәгълүмат бирү, мавыктыргыч программалар тәкъдим итүче каналлар, интернет сайтларының исәбе-хисабы юк. Кулланучы, замана үзгәрү белән бергә, сыйфатка өстенлек бирә. "Телевизион технологияләр телерадиокомпаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең Чаллы филиалы Зәй бүлегендә дә соңгы вакытта сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә аеруча җитди карыйлар. Чөнки кешеләр хәзер кызыклы программа карап утырган вакытта каналларның бозылып китүенә яки бөтенләй элемтә өзелүгә ризасызлыкны секунды-минуты белән җиткерә. Һәм бу, мөгаен, шулай булырга тиеш тә. Руслар әйтмешли, кем түли - шуның көе яңгырый. "Телевизион технологияләр ТРК" ачык акционерлык җәмгыятенең Зәй бүлеге башлыгы Денис Георгенбергер әйтүенчә, 2011 елда җәмгыятьнең устав капиталын 100 процент күләмендә МТС төркеме сатып алганнан соң, сыйфат яхшы якка үзгәргән. Бүгенге көндә Зәй шәһәре телевизион технологияләр балансында кабельле коаксиаль телевизион линияләр, җепселле-оптик элемтә һәм чыбыклы радио челтәре тора. Мәгълүм булганча, кабельле телевизион челтәр 2000 елда төзелеп кулланылышка тапшырылган иде, әлбәттә, ул заман үзгәргән саен яңартуны сорый. Хәзер исә республика күләмендә, шул исәптән бездә дә, сигнал килү сыйфатын күтәрү өчен "Йортка - оптика" проекты гамәлгә ашырыла башлады. Шәһәрнең үзәк өлеше, 35нче бистә яңа җепселле-оптик элемтә челтәре белән тәэмин ителде. Бу көчле сигналлы цифрлы телевидение карау һәм югары тизлекле интернетка тоташу мөмкинлеге бирә. Кулланучыларны борчыган проблемаларны тиз арада белешү, хилафлыкларны төзәтү өчен бердәм контроль-белешмә хезмәте тәүлек дәвамында эшли. Моның өчен абонентларга, 8-800-250-08-90 яки 7-18-40 телефоны аша шалтыратып, заявка бирү җитә. Шәһәрдә яшәүче өлкән кешеләр, инвалидлар шалтыратып сорау биргәндә, алар заявкасы беренче чиратта үтәлә. Соңгы яңалыклар белән таныштырганда Денис Георгенбергер кайбер проблемалы мәсьәләләр турында да әйтеп китте.

- Билгеле булганча, подъездларга куелган телевизион щитларга кадәр фатирлардан чыгучы кабельләр абонентның шәхси милке булып исәпләнә. Ә менә фатирдан чыгарган кабельне щитка тоташтыру безнең хезмәткәрләр вазифасына керә. Бу эш безнең белән килешү төзегән абонентларга бернинди түләүсез башкарылырга тиеш булса да, ТВТ щитларына үз белдекләре белән тоташырга теләүчеләр, кызганычка каршы, очрап тора. Нәтиҗәдә бу гамәл йорттагы линия сыйфатының начараюына китерә. Ә менә килешүләрсез щитка тоташучылар Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 13.2 маддәсе нигезендә 2500 сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Шулай ук узган ел "Таттелеком" белән берлектә йорт подъездларында монтажланган пластик кабельләрнең әлеге йортларда яшәүчеләрнең үзләре тарафыннан ук өзелүе, ватылуы борчуга сала, - диде ул.

Әйе, мондый гамәлләр беребезне дә бизәми. Уңайлыкларга үзебез үк аяк чалабыз дигән сүз бу. 1 июльгә "Телевизион технологияләр ТРК" АҖ Зәй бүлеге 10364 абонентка хезмәт күрсәтә. Шуларның 800е - быелның 6 аенда килешү төзүче. Соңгы вакытта шәһәрдә телевидение буенча "Льготный" дип аталган тариф бик популярлашып киткән. Бөек Ватан сугышы ветераннары, I , II группа инвалидлар, "кайнар нокта"ларда хәрби хезмәт үткәннәргә тәкъдим ителүче әлеге социаль тариф 60 каналны үз эченә ала. Аның абонент түләве айга 85 сум тәшкил итә. Моннан файдаланучылар бездә 52 кеше. Алга таба да бүлек район халкы өчен барлык уңайлы мөмкинлекләрне тормышка ашырырга, республикада беренчеләрдән булып инновацион ысуллар кулланырга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сыйфатлы телевидение – заман таләбе
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше