Җәмгыять һәм кеше

Сөйләшү темасы – мәрхәмәтлелек

Җир йөзендә, мөгаен, үз гомерендә бер мәртәбә кемгә дә булса ярдәм итмәгән, мәрхәмәтлелек күрсәтмәгән кеше юктыр. Бүгенге заман кешесе өчен бик тә кирәкле бу сыйфатны үсеп килүче яшь буында тәрбияләү мөһим. Район иҗтимагый советының чираттагы утырышы да шуны күздә тотып, мәрхәмәтлелек, ярдәм күрсәтү темасына "түгәрәк өстәл" артында сөйләшү формасында барды....

Җир йөзендә, мөгаен, үз гомерендә бер мәртәбә кемгә дә булса ярдәм итмәгән, мәрхәмәтлелек күрсәтмәгән кеше юктыр. Бүгенге заман кешесе өчен бик тә кирәкле бу сыйфатны үсеп килүче яшь буында тәрбияләү мөһим. Район иҗтимагый советының чираттагы утырышы да шуны күздә тотып, мәрхәмәтлелек, ярдәм күрсәтү темасына "түгәрәк өстәл" артында сөйләшү формасында барды. Анда бу эшкә битараф булмаган җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Ярдәм күрсәтү дигәннән, аның ике төрле формасы яшәп килә. Берсе ярдәмгә яисә сәламәтлеге буенча башкалар булышлыгына мохтаҗларга кагылса, икенчесе меценатлык дип атала. Икътисади мөмкинлеге зур булган кеше нинди дә булса талант иясен үстерүне яисә киң җәмәгатьчелеккә зур ярдәм күрсәтә алу учреждениесен финанслауны тәэмин итә. Безнең районда да мондый ике төр мәрхәмәтлелек гамәленең яшәве, алай гына да түгел, ныгый баруы сөендерә. Сөйләшүләрдә балалар бакчалары җитәкчеләре сабыйларыбызны тәрбияләүгә шартлар тудыру өчен район предприятиеләренең дә, аерым кешеләрнең дә зур ярдәм күрсәтеп торуларын билгеләп үтте.

- "Урман әкияте" балалар бакчасына "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" шефлык күрсәтә. Алдагы елларда ишекләр, бакчага керү комплексы, уен верандалары, ком тору урыннары һ.б. яңартылса, агымдагы елда завод исәбеннән бакча территориясе өлешчә асфальтланды. 2014 елда исә алар бакчага керүче төп капканы яңарту, бинаны өлешчә төзекләндерүгә алынырга вәгъдә иттеләр. Ә без исә үз чиратыбызда һәр ярдәмне балаларга үтемле итеп аңлатып, аларны да киләчәктә мәрхәмәтле гамәлләр кылырга өйрәтәбез, -ди бакча мөдире Роза Габбасова.

Шәһәребездә физик мөмкинлеге чикләнгән балаларны үзенә сыендырган "Тату гаилә" бакчасы хезмәткәрләре дә даими ярдәм күрсәтүне тоеп яши. Бирегә ГРЭС, "Зәй-Су каналы предприятиесе" ҖЧШ, җылылык челтәрләре предприятиесе, шикәр заводы, физик культура, спорт, туризм идарәсе хезмәткәрләреннән тыш, шәхси эшмәкәрләр дә булышлык итә.

«Түгәрәк өстәл»дә мәрхә-мәтлелек гамәлләренең яшь буынга волонтерлык аша үтеп керүе дә ассызыкланды. Бу уңайдан политехник колледж үрнәгендә мисаллар китерелде. Әлеге уку йорты студентлары районкүләм мәрхәмәтлелек, файдалы гамәлләр акцияләрендә катнашулары өстенә, үз араларында ярдәмгә мохтаҗларны яисә бәлагә тарганнарны ташламаулары белән дә игътибарга лаек.

- Колледж студентларының юл фаҗигасенә очраган яшьтәшләренә матди һәм рухи ярдәм күрсәтүләре мәгълүм. Менә шулай берсе бәласен икенчесе күрә белгән яшь кешеләр бик кирәк безгә. Алга таба да яшь буынны тәрбияләгәндә мәрхәмәтлелек сыйфатларын сеңдерү мөһим, - диде иҗтимагый совет рәисе Вәсилә Исрафилова.

Утырышта шулай ук иҗтимагый советның агымдагы ел эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2014 елга планнар билгеләнде, дин, балалар сәламәтлеге, гаилә кыйммәтләре, балалар ялы, милли мәсьәләләр һ.б. темаларны контрольдә тоту мөһимлеге ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сөйләшү темасы – мәрхәмәтлелек
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше