9 февраль - Халыкара стоматологлар көне. Әлеге һөнәр ияләренә халык арасында аеруча хөрмәт зур. Чөнки теш табиблары - үзәккә үткән авыртуны басучы, елмаюбызны тагын да матурлаучы осталар да. Стоматолог һөнәрен сайлау яшьләр арасында да популярлык казана. Район үзәк дәваханәсе стоматология поликлиникасында хезмәт куючыларның күпчелеген яшь белгечләр тәшкил итүе - моның...
9 февраль - Халыкара стоматологлар көне. Әлеге һөнәр ияләренә халык арасында аеруча хөрмәт зур. Чөнки теш табиблары - үзәккә үткән авыртуны басучы,
елмаюбызны тагын да матурлаучы осталар да. Стоматолог һөнәрен сайлау яшьләр арасында да
популярлык казана.
Район үзәк дәваханәсе стоматология поликлиникасында хезмәт куючыларның күпчелеген яшь белгечләр тәшкил итүе - моның ачык мисалы. Поликлиника мөдире Рәхимә Гомәрова практика үтәргә кайткан тырыш яшьләрне күреп, эшләү өчен уңай шартлар тудырып, биредә калдыру чарасын күрә. Тырыш, үз хезмәтен яратып башкаручы Владислав Москов та - шундый стоматологларның берсе.
Яшь кенә булса да, Владиславны инде районда белмәгән кеше сирәк. Сер түгел, теш дәвалату проблемасы белән очрашкан һәркем иң башта кайсы табибка бару, кайсысының пациентларга карата мөнәсәбәте ничек икәнен белешә. Бу уңайдан Владислав һәрвакыт кешеләр белән яхшы мөгамәләдә. Һәр сорауга тәфсилләп аңлатма бирергә, матур итеп сөйләшергә иренми ул. Аңа мөрәҗәгать итеп тешләрен дәвалаткан һәркемнән шундый җавап аласың. Хезмәтен сыйфатлы башкару буенча да ул - тәҗрибәле, ышанычлы белгеч. Табиблык стажы инде 7 елдан артып киткән.
Владислав Москов - Түбән Биш авылы егете. Табиблар династиясенең дәвамчысы буларак та билгеле ул. Әтисе Валентин Николаевич Бигеш табиб амбулаториясендә гомумпрактика табибы булып эшли. Медицина өлкәсендә 40 еллап хезмәт стажы туплаган, районыбызның хөрмәтле кешесе ул. Әнисе Тамара Геннадьевна - Бишсубашы авылында фельдшер. Шулай ук зур тәҗрибәгә ия, үз һөнәренә озак еллар тугрылыклы ханым. Московлар балаларында да кече яшьтән үк табиблык һөнәренә мәхәббәт уята алган. Кызлары Наталья бүгенге көндә Тукай районының Бәтке авылында гомумпрактика табибы булып эшли.
- Балаларга медицина өлкәсен сайлагыз дип әйтмәдек. Ул үзеннән-үзе килеп чыкты. Кечкенәдән икесе дә әнисе белән минем пациентларга хезмәт күрсәтүебезне, кешеләргә ярдәм итүебезне күреп үстеләр. Димәк, алар күңелендә бу һөнәргә мәхәббәт уянган. Владиславка килгәндә, ул безнең мөстәкыйльлеккә омтылучы бала булып үсте. Йортта, хуҗалыкта нинди эш башкарсаң да, башлангыч сыйныфлардан ук кул арасына кереп, агач эшенә дә өйрәнде, мал-туар карауны да аңа ышанып тапшырдык. Техникага да хирыс булды. Медицина өлкәсендә стоматологияне сайлавы да күпмедер дәрәҗәдә шуның белән бәйледер дип уйлыйм. Хәзер стоматология яңа техник җиһазлар белән елдан-ел баетыла бара бит. Ә Владислав аларның һәрберсеннән хәбәрдар булып, яңа техниканы эшендә куллану өчен һәрчак эзләнүдә, өйрәнүдә, -ди Валентин Николаевич, улы белән горурланып.
Әти кеше улының югары белем алып, туган җирендә үз урынын табуына да сөенә. Кешеләргә карата мәрхәмәтле итеп тәр-бияләүдә дә ата-ананың роле зур.
Владислав медицина университетының стоматология факультетын 2006 елда тәмамлый һәм тагын бер ел интернатурада укый. Шушы чорда ул районга кайтып, стоматология поликлиникасында практика уза. Ә хезмәтен тырышып, яратып башкаручы егетне бүлек мөдире шушында төпләнергә чакыра.
- Ялкауланмыйча, максат куеп эшләүче яшьләрне яратам. Андыйларга эшләү өчен уңай шартлар тудырырга тырышасың. Владислав югары дәрәҗәдәге белгеч булып өлгерде. Яңа технологияләр кулланып тешне дәвалый белүче терапевт та, нык зарарланган тешне алучы хирург та ул, - ди җитәкче.
Владислав Валентинович көн саен иртәнге сигезенче яртыдан көндезге бергә кадәр Бигеш амбулаториясендә теш дәвалау буенча авыл халкына хезмәт күрсәтсә, төштән соң үзәк дәваханәнең стоматология поликлиникасында вакыт белән исәпләшмичә эшли. Көненә 30ар кешегә хезмәт күрсәткән вакытлары була хәтта. Тормыш иптәше Вероника да иренең җаваплы хезмәт башкаруын аңлап, соң кайтасың дип битәрләми, бәләкәчләре София белән Савилий, әти кайтты дип, муенына килеп сарылгач, бөтен арыгыннарын оныта ул.
- Владислав Валентинович авыруларны беркайчан да борып җибәрми. Ничек булса да кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Бер кабинетта берничә ел иңгә-иң торып эшләү дәверендә туганлашып беттек. Бер-беребез белән ярдәмләшеп эшләве җиңел, -ди хезмәттәше, стоматолог Зилә Мөхәммәтшина.
Ә стоматология поликлиникасында уңай шартлар тудырылудан канәгать яшьләр. Төрле теш дәвалау аппаратлары белән тәэмин ителү пациентларга авыртуны тоймыйча дәвалану мөмкинлеге бирә. Бу исә эшне сыйфатлы итеп, җентекләп башкару дигән сүз. Квалификация күтәрү курсларында даими белем күтәрү мөмкинлеге дә тудырыла. Владислав Москов туган районында зәйлеләргә хезмәт күрсәтүенә бик шат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев