Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматы буенча соңгы вакытларда республика юлларында алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыручы хатын-кызлар тарафыннан ясалган юл-транспорт һәлакәтләре арту күзәтелә. Бәхеткә, безнең районда хатын-кыз машина йөртүчеләрнең мондый хокук бозулар ясаганы юк. Шулай да гыйбрәт өчен җөмһүриятебез юлларында булган аяныч хәлләрне искәртү кирәк. 21 - 23 мартта...
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматы буенча соңгы вакытларда республика юлларында алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыручы хатын-кызлар тарафыннан ясалган юл-транспорт һәлакәтләре арту күзәтелә. Бәхеткә, безнең районда хатын-кыз машина йөртүчеләрнең мондый хокук бозулар ясаганы юк. Шулай да гыйбрәт өчен җөмһүриятебез юлларында булган аяныч хәлләрне искәртү кирәк.
21 - 23 мартта Татарстанда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 4 һәлакәт килеп чыккан. Ике очракта руль артындагы хатын-кыз булган. Менделеев районында руль артында исерек хатын-кыз юл читеннән баручы җәяүле ике хатын-кызны бәрдерә. Берсе шунда ук үлә, икенчесе авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Казанда алкоголь кулланып руль артына утырган кыз каршы як полосага чыгып хәрәкәт итә һәм икенче бер машина йөртүче хатын-кызга килеп бәрелә. Нәтиҗәдә ике машинада да тән җәрәхәте алучылар була. Болай да һәр урында куркыныч сагалаган юлга исерек хәлдә руль артына утырып чыгу җавапсызлык турында сөйли. Руль артында үзең өчен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә куркыныч тудыруыңны онытмаска кирәклекне һәрдаим искәртә инспекторлар.
Безнең районга килгәндә, 17 - 23 мартта юллларда 7 кеше исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен тоткарланган. Аларның икесе авария ясаган. Чаллыдан Иске Зәйгә килгән такси машинасында ир-егет, идарә итүдә контрольне югалтып, юл читенә тәгәри. Икенче очракта ГРЭС чатында, светофор сигналына туктый алмыйча, исерек машина йөртүче алда туктап торган машинага бәрелә. Тикшерүләрдән күренгәнчә, аның машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булуы ачыклана.
Исегезгә төшерәбез, исерек хәлдә транспорт белән идарә итү 30 мең сум административ штраф салуга һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүгә китерә. Ә инде икенче кат мондый закон бозу кабатланса, 50 мең сум штраф һәм өч елга таныклыктан мәхрүм ителү карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев