Юллар - куркыныч зур булган урын. Юлда кагыйдәләрне бозып хәрәкәт итү һәлакәт килеп чыгу куркынычын тагын да арттыра. Бигрәк тә руль артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утыру аяныч. Бу - үзеңне дә, башкаларны да белә торып үлемгә китерү дигән сүз. Көнаралаш булган һәлакәтләрнең күбесе исереклек нәтиҗәсендә. Статистика буенча, һәр дүртенче...
Юллар - куркыныч зур булган урын. Юлда кагыйдәләрне бозып хәрәкәт итү һәлакәт килеп чыгу куркынычын тагын да арттыра. Бигрәк тә руль артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утыру аяныч. Бу - үзеңне дә, башкаларны да белә торып үлемгә китерү дигән сүз. Көнаралаш булган һәлакәтләрнең күбесе исереклек нәтиҗәсендә. Статистика буенча, һәр дүртенче юл һәлакәте исерек машина йөртүче гаебе белән килеп чыга.
Районда исерек килеш руль артына утыручылар гаебе белән килеп чыккан аварияләр саны бик күп түгел. Бу - ЮХИДИ инспекторларының профилактик эшчәнлеге нәтиҗәсе. Мәсәлән, 2013 елда 84 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 14 кеше үлгән, 129ы җәрәхәтләнгән. Шуларның 4се исерек машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан. Аларда 1 кеше үлгән, 5 кеше тән җәрәхәте алган. Ә инспекторлар ел дәвамында спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырган 243 кешене тоткарлап, административ җаваплылыкка тарткан. Чагыштыру өчен, 2012 елда 94 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 2се исерек машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан. Аларда 2 кеше үлгән, 3 кеше җәрәхәтләнгән. Ә эчкән килеш ЮХИДИ инспекторы тикшерүенә эләгүчеләр 255 булган.
Быел да инспекторлар исерек килеш руль артына утыручыларга карата йомшаклык күрсәтергә җыенмый. Атна саен үткәрелүче профилактик рейдлар "кәефле" машина йөртүчеләрне тоткарлауга юнәлтелә. Ә яңа ел бәйрәмнәрендә алар көн саен оештырылды дисәк тә, ялгыш булмас. Нәтиҗәдә инспекторлар юлга «салып чыккан» 7 машина йөртүчене тоткарлаган.
Рейдларның берсендә без дә катнаштык. Шәһәр урамнары буйлап юл хәрәкәте тәртибен күзәтүгә ЮХИДИнең район бүлеге башлыгы Вадим Васильев, пропаганда эшләре инспекторы Әзһәр Галимов белән берлектә чыктык.
- Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручыларга карата законнарның катгыйлануы күпләрне уйланырга мәҗбүр итте, дисәк, ялгыш булмас. Чөнки мондыйларның саны кимүе күзәтелә. Яңа закон нигезендә алкоголь кулланып руль артына утыручы машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм ителү өстенә, 30 мең сум штраф та түләргә тиеш. Шунысын да искәртергә кирәк, мондый административ җаваплылыкка рулен исерек кешегә биргән автомобиль хуҗасы да тартыла. Моннан тыш, безгә авыл җирләрендә исерек килеш мототранспорт, автомобильләргә утыручылар белән көрәшү шактый проблема тудыра иде. Соң-гы елларда участок инспекторларына юл хәрәкәтен күзәтү вәкаләте бирелү бу мәсьәләне уңай якка үзгәртүгә җитди өлеш кертте, - ди Вадим Васильев.
Чыннан да, рейд барышында спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручылар очрамады. Инспекторлар шәһәрнең аеруча зур хәрәкәт күзәтелгән Нефтьчеләр проспектының "Космос" яшьләр үзәге каршында, Ленин һәм Комсомол урамнары чатында, Баныкин урамындагы боҗрада, һәр транспортны туктатып, машина йөртүчеләрнең халәтен тикшерде. Ә без машина йөртүчеләрдән фикерләрен белештек.
- Мин шәхсән исерек килеш руль артына утыручыларга карата законнарның катгыйлануын хуплыйм. Бәлки бу юллардагы тәртипсезлекне бетерергә ярдәм итәр. Машина йөртүче юлга чыккан икән, ул үзенең генә түгел, башкаларның гомере өчен дә җаваплы. Мәсәлән, без - пассажирлар йөртүчеләрнең бервакытта да кешеләр куркынычсызлыгы турында онытырга хакыбыз юк, - дип фикерен белдерде 40 еллык стажы булган автобус шоферы Юрий Колесников.
Аның сүзләрен хуплаучылар күпчелекне тәшкил итте.
Ә салган килеш руль артына нигездә кемнәр утыра дигән сорауга, инспектор Әзһәр Галимов төрле яшь-тәгеләр дип җавап бирде. Бигрәк тә бәйрәмнәрдән соң "кичәге мәҗлес исләре аңкып торган" машина йөртүчеләр еш очрый икән. Транспорт йөртү таныклыгыннан колак кагарга китергән тагын бер сәбәп дип җавапка тартылучылар хатыннары белән булган аңлашылмаучанлыкны атый, ди инспектор. Ягъни хатыннары белән ачуланышкан ирләр спиртлы эчемлек кулланып "руль артында ачуын баса". Бер кат таныклыгыннан мәхрүм булганнарның кабат салып машинага утыру очраклары да бар икән. Мондыйларга штрафның 50 мең сум салынуын истән чыгармагыз, җәмәгать.
Кыскасы, алкоголь кулланып "батыраю" беркайчан да юньлегә китерми, ә юлларда мондый халәттә йөрү - аеруча куркыныч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев