Җәмгыять һәм кеше

Таныклыклар тапшырылды

Район-шәһәрдә бүген 15015 пенсионер исәпләнә. Аларның сафы елдан-ел арта. Пенсия фонды идарәсе җитәкчелеге Өлкәннәр көне уңаеннан бу көннәрдә лаеклы ялга чыгучы Елена Дубынина, Наталья Ладыгина, Зинаида Бусова, Александра Шалапаеваларга тантаналы төстә пенсия таныклыгы тапшырды. Елена Дубынина - политехник колледжда ике дистә ел эшләп, абруй һәм ихтирам казанган хезмәткәр. Наталья Ладыгина...

Район-шәһәрдә бүген 15015 пенсионер исәпләнә. Аларның сафы елдан-ел арта. Пенсия фонды идарәсе җитәкчелеге Өлкәннәр көне уңаеннан бу көннәрдә лаеклы ялга чыгучы Елена Дубынина, Наталья Ладыгина, Зинаида Бусова, Александра Шалапаеваларга тантаналы төстә пенсия таныклыгы тапшырды.

Елена Дубынина - политехник колледжда ике дистә ел эшләп, абруй һәм ихтирам казанган хезмәткәр. Наталья Ладыгина "Елховнефть" нефть һәм газ табу идарәсендә шулай ук 20 ел хезмәт куйган. Зинаида Бусова хезмәт юлын район үзәк дәваханәсендә башлый, аннан шикәр заводына эшкә кереп, анда шактый еллар эшли. Алга таба да эшләргә исәп, хезмәтемне яратам, хезмәтемә куанып эшләргә язсын, ди Зинаида. Александра Шалапаева исәп-хисап үзәгендә эшли, лаеклы ялга чыккач икенче сулыш ачыла икән, исәбем - хезмәтемне дәвам итү, кеше белән эшләргә яратам, ди Александра Андреевна. Аның оныгы бар, ул аны карашырга да өлгерә. Яшь пенсионерларның күңеле шат. Аларның шатлыгын пенсия фонды идарәсе башлыгы Зәния Йосыпова, җирле пенсионерлар берлеге рәисе Мария Баревин-ских, аның әгъзалары Саимә Аксанова, Нина Иванова уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Таныклыклар тапшырылды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше