Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Җәмгыять һәм кеше

Татарстанның хәрби комиссары: «Срочниклар»ны махсус хәрби операциягә җибәрмәячәкләр

1 ноябрьдән бөтен ил буйлап гражданнарны хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башлана, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Россия Саклану министрлыгында аңлатуларынча, алда торган чакырылыш кампаниясе Украинада махсус хәрби операция уздыру белән берничек тә бәйле түгел.

«Чакырылыш чаралары план буенча, Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән срокларда үткәреләчәк», - дип аныкладылар Россия Саклану министрлыгында.

«Татар-информ»га Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләгәнчә, быел ашыгыч хезмәткә якынча 3 мең татарстанлы чакырылачак. Алар махсус хәрби операциядә катнашырга җәлеп ителмәячәк.

«Чакырылыш буенча алынган хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт итү срогы беткәч, алар үзләренең яшәү урыннарына җибәреләчәк», - диде Погодин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев