Кайчандыр илебез барлык милләтләр бер гаилә булып, дус-тату яшәгән ил иде. Без халыклар дуслыгы иң зур байлыгыбыз дип лаеклы горурландык. Террорчылык, экстремизм кебек төшенчәләр безнең өчен ят булды. Дөньяда, җәмгыятьтә барган үзгәрешләр безне дә читләтеп узмады. Хәзер бездә дә террорчылык, экстремизмга каршы көрәш чаралары кулланырга, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту...
Кайчандыр илебез барлык милләтләр бер гаилә булып, дус-тату яшәгән ил иде. Без халыклар дуслыгы иң зур байлыгыбыз дип лаеклы горурландык. Террорчылык, экстремизм кебек төшенчәләр безнең өчен ят булды. Дөньяда, җәмгыятьтә барган үзгәрешләр безне дә читләтеп узмады. Хәзер бездә дә террорчылык, экстремизмга каршы көрәш чаралары кулланырга, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту өстендә эшләргә туры килә. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Президентлары Указлары нигезендә муниципаль районда милли сәясәтне тормышка ашыру механизмнарын камилләштерү, дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләрне үстерү максатында, район башлыгы каршында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча координацион совет төзелде. Узган атнада аның беренче утырышы булды. Ул район башлыгы урынбасары Роберт Халитов рәислегендә үтте. Советның эшчәнлеген оештыру һәм 2014 елга эш планы турында әлеге структураның секретаре, район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча бүлек башлыгы Фәрит Мусин чыгыш ясады.
Көн тәртибендә шулай ук муниципаль районда миграция сәясәте торышы, районда 2010-2015 елларга милли мәгариф һәм милли тәрбия бирү буенча муниципаль программа үтәлеше, шәһәрнең Изге Троицкий чиркәвендә православие динен тотучылар белән эшләү мәсьәләләре тикшерелде.
-Координацион советның төп бурычлары - муниципаль районда дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыру, милләтара һәм конфессияара хәл торышы мәсьәләләрен контрольдә тоту, анализлау, җирле үзидарә органнары, территориаль, федераль, республика башкарма органнарының җәмәгать оешмалары һәм дини берләшмәләр белән милли сәясәт һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү, - диде чыгышында Фәрит Мусин.
Координацион совет карарларын тормышка ашыру өчен утырышларда карарлар, боерыклар кабул ителәчәк, район башлыгы күрсәтмәләр бирәчәк.
Роберт Халитов утырышта тикшерелгән мәсьәләләрнең актуаль, мөһим булуын билгеләп үтте. Әлеге юнәлештә күп эш башкарылуга карамастан, хәл итәсе проблемаларның булуын да ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев