«Исәнме, Кыш бабай, синең килгәнне түземсезләнеп көтәм. Син бит серне, хыялларны тормышка ашыручы бабай. Минем хыялымны да чынга ашырырсың дип өметләнәм. Минем бик-бик планшетлы буласым килә. Әгәр аны бүләк итсәң, мин аны кадерләп саклар идем». Гимназиянең II сыйныф укучысы Тимерхан Хөснетдинов Кыш бабайга әнә шундый хат юллаган булган. Хыяллар чынга...
«Исәнме, Кыш бабай, синең килгәнне түземсезләнеп көтәм. Син бит серне, хыялларны тормышка ашыручы бабай. Минем хыялымны да чынга ашырырсың дип өметләнәм. Минем бик-бик планшетлы буласым килә. Әгәр аны бүләк итсәң, мин аны кадерләп саклар идем».
Гимназиянең II сыйныф укучысы Тимерхан Хөснетдинов Кыш бабайга әнә шундый хат юллаган булган. Хыяллар чынга ашмый калмый ул.
Узган ел декабрь ахырында социаль-тернәкләндерү бүлегенә чакырылган нәни кунаклар үзенчәлекле иде. Алар - язмыш тарафыннан кыерсытылган, тулы канлы тормыш белән яшәү бәхетеннән, сәламәтлектән мәхрүм ителгән малай-кызлар. Бу балалар бәйрәм-нәрне, алдагы аралашу-очрашуны аеруча түземсезләнеп көтә. Шундый 14 бала өчен районда беренче мәртәбә "Теләкләр чыршысы" дигән бәйрәм оештырылды. Әлеге матур башлангыч башында район башлыгы Татьяна Воропаева үзе тора. Үзенчәлекле чыршы бәйрәмен карарга ул үзе махсус килде, балаларны, аларның әти-әниләрен Яңа ел белән котлады, аралашты, шатлык-борчуларын уртаклашты. Бәйрәм асылда "Теләкләр чыршысы" булды.
Бәйрәмне оештыру алдыннан әлеге балаларның яңа елга нинди бүләк алу хыялын белү максатында Кыш бабайга хат яздырдылар. Хыялларны Кыш бабай урынына район-шәһәрнең эре оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр үтәде. Гомумән, әлеге игелекле мөхтәрәм затлар бу башлангычны хуплап каршы алды. Боеккан күңелләрне сөендерү кирәк-ле һәм саваплы гамәлләрдән бит. Чыршы бәйрәмендә катнашучы һәр бала хыялында йөрткән бүләккә, әйбергә ия булды. Әхмәт авылыннан Виталий белән Валентин Васильевлар - пульт белән идарә итә торган машинага, Илнара белән Булат Имамовлар планшет, смартфонга ия булдылар. Кыскасы, кемдер курчак, кемдер конструкторлы булды. Ә менә Илдар Шәмсетдиновның хыялы матур киез итек иде. Итекләре бар, ләкин әлегә алар аңа зуррак, аның үзенә ярашлы итекле буласы килде, ди әнисе. Илдар бик акрын үсә, ул 6 яшьлек булса да, 2-3 яшьлек баланы хәтерләтә.
Халыкка социаль хезмәт-ләр күрсәтү үзәге кызлары балаларга мавыктыргыч Яңа ел тамашасы бүләк итте, аларны уйнатты, җырлатты, шигырь сөйләтте. Малай-кызлар Кыш бабайга һөнәрләрен, башкару осталыкларын күрсәтте. Иң мөһиме, алар хыялларында йөрткән бүләккә ия булдылар. Балаларның йөзләрен-дә чагылган шатлык, канәгатьлек хисен әйтеп-аңлатып бетерерлек кенә түгел. Бүләк биргән абыйлары белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Соңыннан балаларга Татарстан Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиев әзерләгән Яңа ел күчтәнәчләре өләшелде. "Теләкләр чыршысы" матур традициягә керер, шәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев