Һәр инвалидның үз проблемасы, борчу-мәшәкатьләре. Язмыш аларга сынау арты сынау куйса да, аларның һәркайсын тормышны сөю, рухи ныклык, оптимизм берләштерә. Араларында иҗат, спорт, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күп. «Космос» яшьләр үзәгендә узган иҗат фестивале моңа дәлил булды. Агымдагы елда инвалидлар арасында иҗат фестивале "Шәфкатьлелек йолдызлар кабыза" дип исем-ләнеп, бишенче мәртәбә...
Һәр инвалидның үз проблемасы, борчу-мәшәкатьләре. Язмыш аларга сынау арты сынау куйса да, аларның һәркайсын тормышны сөю, рухи ныклык, оптимизм берләштерә. Араларында иҗат, спорт, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күп. «Космос» яшьләр үзәгендә узган иҗат фестивале моңа дәлил булды.
Агымдагы елда инвалидлар арасында иҗат фестивале "Шәфкатьлелек йолдызлар кабыза" дип исем-ләнеп, бишенче мәртәбә оештырылды. Ул инвалидлар арасында талантлыларны барлау, аларга ярдәм күрсәтү, тормышларын җанландыру максатыннан уздырыла. Фестивальне инвалидлар җәмгыяте рәисе Илдус Талипов "Әй, Суык-Чишмәм" җыры белән ачып җибәрде. Илдус Котдусович бәрхет, моңлы тавышы белән җыр сузуга, зал тынып калды. Ул күп еллар "Умырзая" вокаль ансамбле солисты да иде, район, республика сәхнәләрен тотты. Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан Илдус Котдусович Бөтенсоюз үзешчәннәр иҗат смотры конкурсы лауреаты булды. Ул әле дә сәхнәдә. Җәмгыять рәисе буларак, инвалидларның иҗат фестивальләрендә чыгыш ясый. Иҗат кешесе буларак, иҗат, спорт белән шөгыльләнгән инвалидларны игътибарда тота, аларга стимул булырдай кызыксындыру чаралары эзли. Җәмгыять әгъзалары хөрмәт итә аны. Фестиваль барышында рәис һәр чыгыш ясаучы өчен җан атып торды, аларга төрле мактау, күңел күтәрердәй сүзләр тапты. Инвалидлар исә борчу-мәшәкатьләрен онытып, җыр-бию, нәфис сүз буенча чыгыш ясады. "Тату гаилә" бакчасы нәниләре чыгышы фестивальнең йөзек кашы булды. Арсения Мостафина, Рита Романова, Софья Образцова, Алинә Нургатина, Рәүф Шәрипов, Рим Бикмиев, Данил Каракаев, Радмир Вәлишин, Динара Никодымова - коеп куйган артистлар. Нәниләр җырлыйлар да, бииләр дә, төрле уен коралларында да уйный. Коррекция мәктәбенең "Карамель" бию төркеме исә тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Бу мәктәп укучылары декада ачылу тантанасында кул эшләреннән бай күргәзмә алып килгән иде. Фестивальдә исә шаян биюләрнең ниндиләрен генә башкармады алар?! Гүзәл Хәмидуллина җырлый да нәни кызлар булып та сөйли. Леонид Жук белән Рәхимҗан Әхмәтовны залдагылар кабат-кабат җырларга чакырды. Ал. Бистәсеннән Анатолий Рагузин гитарада уйнап җырлады. Шунысы игътибарга лаек, Анатолий җырларның сүзләрен дә, көен дә үзе яза икән. Инга Санникова, Нина Емелина башкаруындагы җырларны тамашачы моңланып тыңлады. Әнисә Шәфиева, Нәзирә Смирнова, Мария Костюченко - җәмгыятьнең актив әгъзалары - шигырьләр иҗат итә. Алар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, тамашачыларны шигырьләре белән сөендерде.
Җирле шагыйрьләрнең иҗаты тирән мәгънәгә ия, уйландырырлык. Фестивальдә 15тән артык кеше сәхнәгә чыкты. Чыгыш ясаучылар төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Фестивальдә катнашучылар - теләсә нинди сәхнәдә чыгыш ясарлык, талантлы, оригиналь шәхесләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев