Районыбызда яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Гамәлдәге муниципаль программаларның күпчелеге нәкъ менә шушы максатта кабул ителде. Укыту, тәрбия проблемаларына шәһәр Советы депутатлары да битараф түгел. Бу көннәрдә депутатлар шәһәр мәктәпләренең барысында да булып, бүгенге көн куйган таләпләр буенча тәрбия эшчәнлеге мәсьәләләре белән таныштылар. Алар уку йортларында тәрбия эшчәнлеген алып...
Районыбызда яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Гамәлдәге муниципаль программаларның күпчелеге нәкъ менә шушы максатта кабул ителде. Укыту, тәрбия проблемаларына шәһәр Советы депутатлары да битараф түгел. Бу көннәрдә депутатлар шәһәр мәктәпләренең барысында да булып, бүгенге көн куйган таләпләр буенча тәрбия эшчәнлеге мәсьәләләре белән таныштылар. Алар уку йортларында тәрбия эшчәнлеген алып бару планнарының булу-булмавы, планнарда наркомания, эчүчелек, суицид һәм башка яман күренешләрне кисәтү, гражданин шәхесе, толерантлык тәрбияләү темаларының яктыртылуы һәм, әлбәттә, аларның ничек тормышка ашырылуы белән кызыксындылар. Шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек, дөрес туклану мәсьәләләрен дә депутатлар читләтеп узмады, тәрбия чараларының үтәлеше педагогик совет утырышлары, киңәшмәләрдә каралуына да игътибар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев