Янгын бернәрсәне дә, беркемне дә аямый: йорт-җирсез, каралты-курасыз, мөлкәтсез калдыра, гомерне чикләргә дә күп сорамый. Иң мөһиме, күп очракта бу афәт килеп чыгуга кеше үзе гаепле була. Ел саен район территориясендә 50-60 янгын очрагы теркәлә, аларда 10лап кешенең гомере өзелә. Теркәлгән янгыннарның 80 проценты - йорт һәм каралты-куралар яну буенча....
Янгын бернәрсәне дә, беркемне дә аямый: йорт-җирсез, каралты-курасыз, мөлкәтсез калдыра, гомерне чикләргә дә күп сорамый. Иң мөһиме, күп очракта бу афәт килеп чыгуга кеше үзе гаепле була. Ел саен район территориясендә 50-60 янгын очрагы теркәлә, аларда 10лап кешенең гомере өзелә. Теркәлгән янгыннарның 80 проценты - йорт һәм каралты-куралар яну буенча. Тәмәке белән саксыз эш итү янгыннарда янып үлүнең төп сәбәбе булып тора. Сүнеп бетмәгән тәмәке, теләсә-кая ташланган төпчектән янгын чыгу соңгы вакытта аеруча ешайды.
Районда даими төстә профилактик чаралар, янгын куркынычсызлыгын үтәү кирәклеге турында аңлату эшләре үткәрелүгә карамастан, хәл кискен булып кала бирә.
2014 елның әле 2 ае гына үтте, ә инде 12 янгын очрагы теркәлде, аларда 2 кеше янып үлде. 11 мартта кеше үлеме белән бәйле янгын "Турист-1" ширкәтенең бер гаражында килеп чыкты. Бер гараж ишегеннән төтен чыгуын күреп, каравылчы янгын сүндерү хезмәтенә шалтырата. Тыштан йозагы булмаган, эчтән бикләнгән ишекне ачып кергән янгын сүндерүчеләр үлеп яткан яшь егеткә тап була. Һәлак булучы гараж хуҗасының улы була. Янгын егетнең тәмәке тартканда саксызлык күрсәтүе нәтиҗәсендә чыга. Югары температурада һәм яну нәтиҗәсендә бүленеп чыккан агулы матдә тәэсирендә егет гаражда янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче җан бирә.
Гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү менә шундый аяныч хәлләргә китерүен белеп торсак та, саксыз кыланабыз, күп нәрсәгә илтифат итмибез. Юкса, кагый-дәләрне белмибез түгел, беләбез.
Йорт-җир имин, үзем исән-сау булыйм дисәң, саклык чаралары күрү кирәклеген истән чыгармау зарур.
Илмир Шәяхмәтов,
район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы, эчке хезмәт майоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев