Җәмгыять һәм кеше

Тәртипкә салына

Такси хезмәтенең тиешле кануннарга буйсынып эшләмәвеннән күпләр зарланды. Теләсә кайда туктау, теләгән һәркемнең таксист булып эшләве, юл йөрү кагыйдәләренә игътибар биреп бетермәү кебек кимчелекләр күзәтелде. 2013 елның 1 гыйнварыннан "Татарстан Республикасы территориясендә җиңел автомобильләрдә пассажирлар һәм багаж йөртүче таксилар турында" 77нче Закон гамәлгә керде. Нәтиҗәдә ул такси хезмәтен тиешле кысаларга...

Такси хезмәтенең тиешле кануннарга буйсынып эшләмәвеннән күпләр зарланды. Теләсә кайда туктау, теләгән һәркемнең таксист булып эшләве, юл йөрү кагыйдәләренә игътибар биреп бетермәү кебек кимчелекләр күзәтелде. 2013 елның 1 гыйнварыннан "Татарстан Республикасы территориясендә җиңел автомобильләрдә пассажирлар һәм багаж йөртүче таксилар турында" 77нче Закон гамәлгә керде. Нәтиҗәдә ул такси хезмәтен тиешле кысаларга кертте. Район территориясендә дә бу эшнең күзгә күренеп яхшыруы сизелә. Әлеге законның ни дәрәҗәдә үтәлүе турында ЮХИДИ бүлеге башлыгы Вадим Васильев сөйли.

-Закон үтәлешен контрольдә тоту максатында районда эшче төркем төзелде. Ул еш кына таксиларны тикшерү буенча рейдларга чыга. Агымдагы елда үткәрелгән рейдлар барышында пассажирлар йөртү өчен рөхсәте булмаганнар, такси хезмәте күрсәтүдә тиешле таләпләрне үтәмәүчеләр ачыкланды. Ай ярым вакыт эчендә инспекторлар тарафыннан легаль булмаган хезмәт башкаручы 5 кеше тоткарланды. Такси фонарьларын яндырып, тиешле документларсыз йөрүче бу машина йөртүчеләр Административ хокук бозулар кодексының 2нче бүлеге 12.4 маддәсе нигезендә җавапка тартылды. Шулай ук такси хезмәтен башкаручыларның юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә төгәл үтүләре даими контрольдә. Мәсәлән, "Экспресс" такси хезмәтендә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән берәүнең пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүе ачыкланды. Такси хезмәтенең җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылды. Шуңа күрә без такси хезмәтенә машина йөртүчеләрне эшкә алганда җентекле тикшерү кирәклеген искәртәбез. Ә ике таксистның эшкә юлламасы булмау (путевой лист) ачыкланды. Моннан тыш, такси хезмәте күрсәтүгә машина йөртүгә таныклыксыз, төзек булмаган техника белән линиягә чыгучылар да очрый. Контроль, әлбәттә, нәтиҗәсез калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Тәртипкә салына
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше