Җәмгыять һәм кеше

Тикшерүләр үтте

11-13 мартта шәһәрнең иң зур предприятиеләреннән берсе - Зәй ГРЭСында янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителеше буенча тикшерүләр үтте. Әлеге чара нигезсез генә үткәрел-мәде. Моннан ике ел элек предприятиедә үткәрелгән планлы күзәтүләр вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылуның шактый гына очраклары ачыкланган иде. Ә алар кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен гаять куркыныч тудыра....

11-13 мартта шәһәрнең иң зур предприятиеләреннән берсе - Зәй ГРЭСында янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителеше буенча тикшерүләр үтте. Әлеге чара нигезсез генә үткәрел-мәде. Моннан ике ел элек предприятиедә үткәрелгән планлы күзәтүләр вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылуның шактый гына очраклары ачыкланган иде. Ә алар кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен гаять куркыныч тудыра. ГРЭСның шартлау, янгын чыгу куркынычы зур булган объект икәнен дә исәпкә алганда, афәт килеп чыкканда аның аяныч нәтиҗәләрен күзаллау кыен түгел. Шуңа күрә аның эшчәнлегендә янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше беренчел, мөһим шарт булып торырга тиеш. Ул вакытта ачыкланган җитешсезлекләр буенча гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылды, җитешсезлекләрне тиз вакыт эчендә бетерү турында күрсәтмәләр бирелде. Быелгы тикшерүләрдә, янгын күзәтчелеге бүлеге тәкъдим иткән киңәшләр исәпкә алынып, җитешсезлекләрнең бетерелүе билгеле булды. Ә күрелгән чаралар нәтиҗәсендә хәзер предприятиегә дә, кешеләр гомере һәм сәламәтлегенә дә куркыныч янамый. Бердәм һәм планлы эш һәрчак уңай нәтиҗәләр бирә.

Ильмир Шәяхмәтов,

район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Тикшерүләр үтте
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше