Җәмгыять һәм кеше

Тирәлек каршылыксызмы?

Районда ике дистәдән артык муниципаль программа тормышка ашырыла. Ике елга исәпләнгән «Каршылыксыз тормыш» комплекслы муниципаль программа 2013 елдан гамәлдә. Әлеге программа инвалидларга каршылыксыз хәрәкәтләнү, яшәү өчен шартлар-мөмкинлекләр тудыру, үзләрен җәмгыятьтә кирәкле итеп тоту өчен уңайлыклар тудырудан гыйбарәт. Бу җәһәттән районда нинди эшләр бара? Бүген районда 3068 инвалид исәпләнә, шуларның 198е...

Районда ике дистәдән артык муниципаль программа тормышка ашырыла. Ике елга исәпләнгән «Каршылыксыз тормыш» комплекслы муниципаль программа 2013 елдан гамәлдә. Әлеге программа инвалидларга каршылыксыз хәрәкәтләнү, яшәү өчен шартлар-мөмкинлекләр тудыру, үзләрен җәмгыятьтә кирәкле итеп тоту өчен уңайлыклар тудырудан гыйбарәт. Бу җәһәттән районда нинди эшләр бара?

Бүген районда 3068 инвалид исәпләнә, шуларның 198е - балалар. Район-шәһәрдә инвалидлар өчен күп эшләнә. Шәфкатьлелек елы уңаеннан бу эш быел активлаша төште. Район башлыгы Татьяна Воропаева инвалидларга аеруча игътибарлы, ул программа үтәлешен контрольдә тота. Гомумән, әлеге җәһәттән халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-предприятиеләр бу эшкә җаваплы карап, иңгә-иң торып эшли.

-Бүген үзәк дәваханә, мәшгульлек үзәге, халыкны социаль яклау бүлегенә каршылыксыз кереп йөри алабыз, - ди инвалидлар җәмгыяте рәисе Илдус Талипов.

Физик мөмкинлекләре чиклеләрнең үзәк дәваханәгә, социаль яклау бүлегенә йомышы еш төшә. Моңа өстәп, елына ике мәртәбә җылылык өчен субсидия алу хокукын яңартырга кирәк. Берничә даруханә һәм сәүдә үзәге инвалидлар каршылыксыз керә алырлык итеп ясалды. 6нчы мәктәптә "Уңайлы мохит" программасы буенча каршылыксыз тирәлек булдырылды. Бу эш авылларда да бара. Югары Пәнәче мәдәният йорты әлеге программаны исәпкә алып төзелде. Бохарай, Аксар, Бигеш, Югары Мәлем мәдәният йортларында да пандуслар бар. Шәһәр һәм район мәдәният йортларына да инвалидлар читләр ярдәменнән башка керә ала.

-Туган як тарихын өйрәнү музее һәм үзәк китапханәгә керү өлешендә мондый уңайлыклар өлешчә генә тудырылган. Әлеге ике мәдәни объектка инвалидлар иркен кереп йөри алырга тиеш. Инвалидлар яшәгән йортларга пандуслар куйдыртуны игътибарда тотабыз, - ди Илдус Талипов.

Шәһәребезнең сигез йортында пандуслар бар.

-Мин яшәгән йорт подъездына да пандус урнаштырылды. Волонтерлар, социаль яклау хезмәткәрләре атнага өч мәртәбә мине башка шәһәргә дәваланырга йөртәләр. Мин игътибарда, кайгыртуда, миңа һәртөрле булышлык иткән Татьяна Воропаевага, район җитәкчелеге, район-шәһәр Советы депутатлары Линар Шаһиев, Владимир Егоровка чиксез рәхмәтлемен, - ди Әлфия Әлкина.

Яшәгән йортында пандус булгач, һәр инвалид игелек эш башкарганнарга шулай рәхмәт укый. Аларның чыгып йөрисе, күңеленә шифа аласы, кеше белән аралашасы, үзен җәмгыятькә кирәкле итеп тоясы килә. Алга таба район җитәкчелеге күпфатирлы йортларда капиталь ремонтны "Уңайлы мохит" программасы буенча төзекләндерергә уйлый. Бу - дөрес һәм кирәкле алым.

Тернәкләндерүгә килгәндә, социаль-тернәкләндерү бүлегендә агымдагы елда барлыгы 200гә якын мөмкинлеге чикле кеше сихәтләндерү курсы алды, ял итте. Шәфкатьлелек елы кысаларында район башлыгы карары белән бу хезмәтләрне күрсәтүгә район бюджетыннан акча бүлеп бирелде. Инвалид балалар өчен биредә аерым ял һәм тернәк-ләндерү буенча лагерь оештырылды. Районнан 170кә якын кеше республика үзәкләрендә тернәкләндерү үтте. Спорт учреждениеләре - бассейн, боз сарае, тренажерлар залларына мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ел дәвамында бушка йөри. Мәдәният, яшьләр эшләре идарәләре, социаль яклау бүлеге урын өстендә яткан инвалид балаларның өйләренә йөреп, күңелләрен күрә. Инвалид бала тәрбияләгән әниләр өчен ел да Карамалы хуҗалыгында ял оештырыла. Биредә балалар күңел ачканда, әниләр дә ял итә. Инвалид балалар белән эшләүдә Кадер авыл җирлеге башлыгы Римма Зайцеваны өлге итеп куярлык, ул Зәйдә узучы чараларга балаларны үзе йөртә, ди социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.

Кыскасы, халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-учреждениеләр инвалидлар белән эш-ләүне өстенлекле юнәлеш итә. Уңайлы тирәлек тудыру - бүгенге вәзгыять. Физик мөмкинлекләре чиклеләр үзләрен башкалар белән бертигез хокуклы, җәмгыятькә кирәкле итеп тоярга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Тирәлек каршылыксызмы?
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше