Җәмгыять һәм кеше

Тиздән сатуга чыга

Яңа ел - көтеп алына торган бәйрәм. Аңа әзерлек мәшәкатьләре үзе бер җанлылык, күңеллелек тудыра. Яңа ел дигәч тә, ылыс исе аңкып торган бүлмә, бизәлгән мәһабәт чыршы урын алган мәйданчыклар күз алдына килеп баса. Районыбызда да чыршы бәйрәмнәренә әзерлек башланды. Үзәк мәйданда зур чыршы калыкты. Һәр оешма, учреждение тирәләре дә...

Яңа ел - көтеп алына торган бәйрәм. Аңа әзерлек мәшәкатьләре үзе бер җанлылык, күңеллелек тудыра. Яңа ел дигәч тә, ылыс исе аңкып торган бүлмә, бизәлгән мәһабәт чыршы урын алган мәйданчыклар күз алдына килеп баса. Районыбызда да чыршы бәйрәмнәренә әзерлек башланды. Үзәк мәйданда зур чыршы калыкты. Һәр оешма, учреждение тирәләре дә чыршы, Кыш бабай, Кар кызы, төрле фигуралар белән бизәлә. Әлбәттә, һәр гаиләдә, бигрәк тә балалыларда, Яңа елны чыршысыз күзаллау мөмкин түгел. Шул уңайдан райондашларыбызга бәйрәм бизәге булган ылыслыларны юнәлтү буенча мәгълүмат җиткерү максатында без «Зәй урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Эдуард Гущинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Эдуард Анатольевич, халыкны Яңа ел бәйрәмендә чыршылар белән тәэмин итүгә әзерлек мәсьәләсе ничек тора?

-Иске елны озатып, яңа елны каршы алу бәйрәменең символы булган агачларны үстерү ел буе безнең контрольдә тора. Зәй урманнарының 127нче диләнкәсендә ике гектар мәйданда "Яңа ел" плантациясе дип аталган махсус урын бар. Без анда бәйрәм чыршылары үстерү белән шөгыльләнәбез. Сатуга әзер дип исәпләнгән чыршылар инде аерып билгеләп куелды. Аукцион нигезендә аларны реализацияләү хокукына "Зәй урманы" дәүләт бюджет учреждениесе ия булды. Быел да без, һәр елдагыча, халыкның чыршыларга булган ихтыяҗын исәпкә алып, 900 төп чыршы һәм 2,5 тонна ылыслы ботаклар тәкъдим итәбез. Әгәр ихтыяҗ гадәттәгедән артып китсә, аларны якын-тирә район урманнарыннан кайтарту мөмкинлеге бар.

-Аларны сату кайларда оештырылачак, бәяләр нинди?

-Искәртүемчә, сату эше белән "Зәй урманы" предприятиесе шөгыльләнә. Алар 20 декабрьдән сатуны башларга исәп тота. Ә урманнардан үз белдегең белән чыршы кисү катгый тыела. Моның өчен зур күләмдә штрафлар каралган, чөнки ылыслы агачларны үстерүгә шактый күп вакыт кирәк. Әгәр аларны теләсә кем, теләсә кайсы урыннан ботарлый башласа, табигатькә бик зур зыян киләчәк. Ә бәяләргә килгәндә, ул төрлечә, агачларның озынлыгыннан, ботакларның авырлыгыннан чыгып куела.

-Сезнең оешмага шәһәрне чыршылар белән бизәү йөкләнгәнме?

-Әйе, без Мирный бистәсендә 5нче мәктәп янына, Иске Зәйдә үзәк мәйданга зур чыршылар куячакбыз. Шулай ук "Шатлык" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәген, чыршы бәйрәмнәре үткәрү өчен үзәкне өч чыршы белән тәэмин итү безгә йөкләнде. Болар нигездә балалар һәм социаль яклауга мохтаҗларның күңелен күтәрү өчен эшләнә. Шуңа күрә без бу эшне бик теләп башкарабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Тиздән сатуга чыга
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше