Харис Зарипов - районның абруйлы, зур хөрмәт казанган, яшәү рәвеше белән күпләргә үрнәк булган сугыш ветераннарының берсе. Җаваплы урыннарда хезмәт куйган, район-шәһәр ветераннар советын җитәкләгән ветеран әле дә актив. Тумышы белән Югары Шепкәдән булган Харис Зарипов Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка алына, чөнки аның армия хезмәтенә сугыш ялганып...
Харис Зарипов - районның абруйлы, зур хөрмәт казанган, яшәү рәвеше белән күпләргә үрнәк булган сугыш ветераннарының берсе. Җаваплы урыннарда хезмәт куйган, район-шәһәр ветераннар советын җитәкләгән ветеран әле дә актив. Тумышы белән Югары Шепкәдән булган Харис Зарипов Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка алына, чөнки аның армия хезмәтенә сугыш ялганып китә. Хәрби хезмәттә ул инде Бессарабияне Румыния оккупациясеннән азат итеп, Көнбатыш Украинага кушу операциясендә катнашып, чыныгу алган була. Ул Көнбатыш Украинада артиллерия полкында разведчик булып хезмәт итә.
-Сугыш башланган иртә әле дә күңелдә саклана, ул иртәдә без кыр шартларында - хәрби өйрәнү полигонында идек, - ди Харис ага. Немец фашистлары бернәрсәне аямый, алга бара. Совет гаскәрләренә сугыша-сугыша чигенергә, оборона тотарга туры килә. Хәрби частьларга чолганышта калу куркынычы яный. Харис хезмәт иткән полк Воронеж өлкәсенә кадәр чигенә. Кичекмәстән Воронеж фронты төзелә (Харис әлеге фронтка эләгә) һәм әлеге фронт Сталинград сугышында Паулюс армиясен икенче кат камалышта тотарга тиеш була. Бар эш нияттә: бу план барып чыга. Сталинград сугышында немецларны тар-мар итеп кенә калмый, совет гаскәрләре дошманга каршы һөҗүмгә күчә. Якташыбыз хезмәт иткән 39нчы артиллерия бригадасы да Иске Оскол, Яңа Оскол, Сумы шәһәрләрен, Киевны азат итә. Корсунь-Шевченково шәһәрен азат итүне исә ялкынланып сөйли ветеран.
-Дошманның 80 меңлек армиясе чолганышта калып, юк ителде, - ди ул. Харис Зарипов әлеге сугыштагы каһарманлыгы өчен "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнә. Аннан якташ Польша, Праганы дошманнардан азат итүдә катнаша. Җиңү таңын Чехсловакиядә каршылый. Ветеран ул көннәрне искә алганда очкынланып китә. Сугышның беренче көненнән соңгы көненә кадәр фронт юлы үткән сугышчының сөйләр сүзе күп. Батырлыклары тиешенчә бәяләнә аның: «Кызыл Йолдыз», II дәрәҗә Ватан сугышы орденнарына, берничә мәртәбә Кораллы Көчләр Югары Башкомандующие И. Сталин, 18нче армия командующие, генерал-полковник Н. Пуховның Рәхмәт хатына лаек була.
Сугыштан соң үткән хезмәт юлы да матур тарих аның. Хезмәт баскычларыннан намуслы тырыш хезмәте белән күтәрелә. Сугышка кадәр Чыбыклы, Зәй МТСларында эшләп киткән якташ орлыкчылык агрономы, орлык лабораториясе мөдиреннән Чыбыклы МТСының баш агрономына кадәр күтәрелә. Куйбышев, Тукай, XXI партсъезд исемендәге колхозларны җитәкләгәндә гаиләсе янына кайтып керергә дә вакыты булмый.
-Ул иртән эшкә киткәндә, кичен кайтканда балалар йоклаган була иде, аларны тәрбияләү тулысынча минем өстә булды, - ди тормыш иптәше Наилә апа. Партия кая куша, шунда зур җаваплылык тоеп эшләгән ул. МТС, икмәк кабул итү предприятиесен җитәкли. Район башкарма комитеты рәисе дә була. Харис Зариповның намуслы, тырыш хезмәтен бәяләп бирелгән ТАССР Югары Советы Мактау кәгазен үтә горурлык белән саклый ул. Ул бүген дә актив тормыш алып бара. Укучылар белән очрашуларда катнаша. Соңгы елларда гына бакчасына йөрми, аңа кадәр яшелчә, җиләк-җимешне үз бакчасыннан җыйган.
Сугыштагы каһарманлыклары, хезмәт юлы, яшәү рәвеше белән зәйлеләргә матур өлге ул Харис Зарипов. Әле дә күпләп вакытлы матбугат алдыра: ил, район сулышыннан хәбәрдар. "Зәй офыклары" газетасы белән элемтәсе аеруча яхшы, хезмәттәшлек итә, теләк-тәкъдимнәрен җиткерә.
Ветеран Җиңүнең 70 еллыгын бер дулкынлану белән көтә. Район җитәкчелеге сугыш ветераннарын игътибар үзәгендә тота. Аларның көнкүрешләре белән кызыксынып тора. Район башлыгы Татьяна Воропаева бу көннәрдә ветеран яшәгән йортта булып, аның хәлен белеште, яшәү шартлары белән кызыксынды, озак кына гапләшеп утырды. Ветеран өчен аралашу, җылы мөгамәлә аеруча кирәк. Ветераннарга торак милекчеләр ширкәте җитәкчелеге дә игътибарлы. Харис Зарипович фатирында вентиляция эшләп китүгә, подъездындагы ремонттан бик канәгать.
- Без - сугыш ветераннары яшәгән йортларны аеруча күз уңында тотабыз, - ди "Уңайлы йорт" торак милекчеләре ширкәте рәисе Римма Никифорова.
Йортта ветеран яшәгәнне күрсәтүче яңартылган элмә такта да әллә каян күренеп тора. Харис ага туган көнендә күпсанлы котлаулар кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев