Әниемнең 9 Май бәйрәме көннәрендә күңелсезләнүен, яшереп күз яшьләрен сөртүен балачакта күрсәм дә, аларның ни дәрәҗәдә йөрәктән чыккан сагыш яшьләре икәнен еллар үткәч, тормышта әтиемне югалткач кына аңлый башладым мин. Әтием бик яшьли дөньялыктан китте, аңа бары 52 яшь иде. Әтием юклыгы, мин инде ир хатыны, икенче бала әнисе булырга...
Әниемнең 9 Май бәйрәме көннәрендә күңелсезләнүен, яшереп күз яшьләрен сөртүен балачакта күрсәм дә, аларның ни дәрәҗәдә йөрәктән чыккан сагыш яшьләре икәнен еллар үткәч, тормышта әтиемне югалткач кына аңлый башладым мин. Әтием бик яшьли дөньялыктан китте, аңа бары 52 яшь иде. Әтием юклыгы, мин инде ир хатыны, икенче бала әнисе булырга җыенып йөргән көннәрем булса да, сагыну, сагыш белән беррәттән, ниндидер бер кимсенү хисен барлыкка китерде. Ә минем әни туганда ук "әтиле булу бәхетеннән гомерлеккә мәхрүм" дигән тамга белән дөньяга килгән. Бабамны сугышка алган көн әниемнең үз хокукларын даулап дөньяга аваз салган көне була. Дөрес, бабам үзе җаваплы урында эшләгәнлектән, болганган тормышның әле тиз генә эзгә төшмәсен аңлаптыр, балам таныклыксыз да калыр дип, Зәй хәрби комиссариатыннан озатуларын көтеп яткан арада, авылга кайтып, тиз арада таныклык ясап, әле күзләре дә ачылырга өлгермәгән кече кызының йөзенә беренче һәм соңгы тапкыр карап, 3 яшьлек кызчыгы, яп-яшь хатыны - минем әбием Гамбәр белән саубуллашып, Аксар авылыннан китеп тә бара. Меңләгән япь-яшь ир-егетләр арасында 30 яшьлек, әле сөеп-сөелеп тә туймаган ир, балалар назлануын татырга өлгермәгән дә диярлек әти, киләчәктә туачак 5 оныкның бабасы шул китүдән әйләнеп кайтмый. Бүгенге көндә әнием инде үзе дә өлкән яшьтә, шулай булуга карамастан, бер тапкыр да күрмәгән әтисен сагынып, шул авырлыкларда аны бер ялгызы үстергән әнкәсен кызганып, Җиңү бәйрәмнәрен моңаеп үткәрә ул. Бабамнан хәбәрсез югалганлыкка кәгазь килсә дә, ул чорда күпме хатын, бала-чага өметләрен өзмичә, соңгы көннәренә кадәр башта көтеп, соңрак барып дога кылырдай кабере генә дә юк бит, дип өзгәләнеп, үзләре дә бакыйлыкка күчә бара. Әнием әйтүенчә, минем әби дә Җиңү бәйрәмнәрендә аеруча нык күңелсезләнә торган була.
Еллар үтә... Инде оныклар, оныкчыклар буыны тормышта ныклы адымнарын атлый. Буыннар алмашына... «Хәтер китаплары»ннан бабайларның исем-фамилияләрен эзләп тапкач, кош тоткандай сөенәбез. Ләкин күңелгә нидер җитми, нәрсәнеңдер бик үк дөрес түгеллеге аңыбызны бимазалый... Кайда югалган ул? Бәлки илгә кайта алмый гомер иткәндер? Бәлки аны белүче-күрүчеләр булгандыр? Актарынабыз, эзләнәбез һәм... көннәрдән беркөнне бабабызның "эзенә төшәбез"! Юк, ул югалмаган, юк, ул илгә кайта алмыйча да ятмаган. Ул күптәннән чит илнең җир куенында оныкларының аны табуын көтеп яткан... Барысы да туганыбыз Рәис Шәйхиевнең үз бабасын эзләгәндә килеп чыккан документтан башлана. Ул аның үлгән, күмелгән урыннарын язып ала, ә минем бертуган абыем һәм әниемнән 3 кенә яшькә зуррак, әтисен сугышка озатканны өзек-өзек исендә калдырган түтинең улы - икетуган абыем шул урыннарга җыенып чыгып китәләр һәм инде югалтуларга күнегеп, бер ялгызы үстергән кызларының балалары-оныкларына куанып, тормышлар җиңеләйде дип, иркен сулыш алып яши башлагач кына үлеп киткән әбиемнең каберенә, бабам кабереннән туфрак алып кайтып салалар. (Искитмәле хәл: әбиемнең шул туфракның кайтуын көткәнлеге турында түти төш күрә, үле булса да, терек алар дигән сүзләргә ышанмый кара инде).
Кырыс, кыска документлардан аңлашылганча, бабам 13 августта (әнием 11 августта туган) сугышка чакырылса (военкоматта ничәдер көн булганнар), 29 августта (!) инде 133103 номерлы шталаг IV В лагеренда әсирлектә булган. Я, Ходам, гомерләрендә мылтыкны тотып та карамаган яп-яшь ир-егетләрне дошман азыгы иткәннәр түгелме соң? Язмышы графасындагы юллар - "22.02.1942 әсирлектә үлде". Күмелгән урыны, каберлекнең участок, блок, рәт номерларына кадәр күрсәтелгән документ тоттыралар абыйларыма. Бу урында немецларның төгәллегенә сокланмый мөмкин түгел! Бабамның хәтта персональ карточкасының күчерелмәсе дә бар бу документта! Әбиемнең исем-фамилиясе, адресы рус һәм немец телләрендә язылган. Ә Цайтхан мемориалы турындагы документта чәчләр үрә торырлык фактлар: совет солдатларын максатчан төстә ачлык белән интектерәләр, уннарча меңләгән совет солдаты ачлык, ачлыкның икенче этабы - тиф һәм дизентерия корбаннары булалар. Сугыш башланыр алдыннан 60 (!) яңа лагерь төзергә фәрман бирелгән. ("В преддверии немецкого нападения на Советский Союз 22 июня 1941 г. ОКВ приказало соорудить 60 новых лагерей исключительно для размещения советских военнопленных»)
Документтан күренгәнчә, 5 миллионлап совет солдаты әсирлеккә эләгеп, шуның 3 миллионлабы шунда газапланып, алдан планлаштырылган "политика" буенча соңгы сулышларын ала. Фотографияләрдән күренгәнчә (дөрес, аларның сыйфатлары бик үк яхшы түгел), сузып салынган ялангач диярлек үле солдатлар «эшелон»ында, бәлки, минем бабам да ятадыр?..
Бабам әсирлеккә эләккән вакытта әлеге төрмә ачык һава астында, бернинди бараксыз, палаткасыз, бернинди шартларсыз, бары тик ике катлы тимерчыбык белән уратып алынган мәйдан гына була. Җитәрлек дәрәҗәдә "эшче куллар" булгач кына, кое, кухня, бараклар төзелә башлый. Болай да кыйналудан, хезмәттән көчсезләнгән солдатлар, күлләвекләрдән су эчеп, эчәк авырулары белән авырый, ачлыктан шешенә, нәтиҗәдә дизентерия эпидемиясе, тиф авыруы чәчәк ата. 1941 елның декабреннән 1942 елның мартына кадәр төрмәдә карантин игълан ителә. Карантинга кадәр лагерьда 10677 әсир булса, карантин беткәннән соң, бары 3729 кеше кала. Карантин вакытында лагерьга бер әсир дә кертелмәгәнен исәпкә алсак, 3-4 ай эчендә күпме совет солдатының газапланып җан бирүен санау өчен даһи математик булу кирәкми. Төптәнрәк уйласаң, бу газаплардан котылу өчен үлем, бәлки, бердәнбер котылу чарасы булгандыр да...
Сугыш китергән яралар инде төзәлә дә бара кебек, ни кызганыч булмасын, ветераннарыбыз сафы да елдан-ел кими, алар алдында, һичшиксез, баш иеп рәхмәт әйтәбез. Бернинди әзерлексез дошман пулясы астына кергән, лагерьларда газапланып, мыскыл-мәсхәрәләргә түзә-түзә түземлекләре беткән, соңрак язмышлары да билгеле булмаган минем бабам - Гайнислам Шәйхиев кебек миллионлаган солдатларны кем хөрмәтләгән дә кем аларны искә алган? Бер тапкыр "әти" сүзен әйтергә тилмереп, әтиле кешеләргә кызыгып яшәгән кечкенә нарасыйлар - бүгенге көндә инде үзләренең саны акрынлап кими барган әби-бабайлар, шул нарасыйларны кеше итәр өчен күпме кимсетүләргә сабыр итеп, ирле һәм әтиле гаиләләргә кызыгып, тол исемен күтәргән әбиләребез алдында баш имәслекмени?..
Лилия Шәвәлиева.
Аксар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев