Җәмгыять һәм кеше

Тормыш булгач...

2-9 сентябрьдә янгын хезмәте 10 чакыру алган. Шуларның 3се - ялган чакыру, 2се - юл-транспорт һәлакәтенә чыгу, 1се - чүп яну, 1се - эчке эшләр бүлеге белән хезмәттәшлек итү, 1се - ризык көю, 2се янгын очрагы буенча. 7 сентябрьдә Яңа шәһәрнең 1/19 йортында янгын чыга. Урынга килгәч җиденче катның баскыч...

2-9 сентябрьдә янгын хезмәте 10 чакыру алган. Шуларның 3се - ялган чакыру, 2се - юл-транспорт һәлакәтенә чыгу, 1се - чүп яну, 1се - эчке эшләр бүлеге белән хезмәттәшлек итү, 1се - ризык көю, 2се янгын очрагы буенча.

7 сентябрьдә Яңа шәһәрнең 1/19 йортында янгын чыга. Урынга килгәч җиденче катның баскыч читлегендә торучы балалар коляскасы, велосипед януы ачыклана. Ут чыгуның сәбәбе ачыклана.

8 сентябрьдә Якты Күл авылында янгын чыгу турында хәбәр алына. Биредә такта сарай яна. Утның башка корылмаларга үрмәләвенә юл куелмый. Янгын чыгуның якынча сәбәбе - ут төртү.

1-8 сентябрьдә шәһәр-район эчке эшләр бүлегендә җинаятьләр турында 23 хәбәр теркәлгән. Аларның 11е - урлашу, 6сы - кыйнау, 2се - хәбәрсез югалу, 2се - наркотик матдә куллану, 1әр очрак наркотик матдә алу, сәламәтлеккә авыр зыян салу, балигъ булмаган кешене җинаятькә җәлеп итү, законсыз алкоголь сату, производствода травма алу, туганлык мөнәсәбәтләрен югалту буенча. Оператив тикшерү төркеме «03» хәбәре буенча 7 мәртәбә урынга чыккан, 1 мәртәбә көчләп үтерү билгеләре булмаган мәет янына.

Шушы чорда юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен 215 кеше административ җаваплылыкка тартылган, 4 кешенең руль артына исерек килеш утыруы ачыкланган. Җәмәгать тәртибен бозган өчен 126 кеше тиешле җәзасын алган.

Узган атнада район-шәһәр юлларында 23 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

7 сентябрьдә Зәй - Сухрау юлының Югары Шепкә авылы чатында "ВАЗ-11193" автомобилен йөртүче идарә итүне югалтып, кюветка төшә. Нәтиҗәдә пассажир кыз бала тән җәрәхәтләре ала.
Һәлакәтнең сәбәбе - тизлек режимын бозу.

2-8 сентябрьдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте 371 чакыру алган, шуларның 31е - авыллардан. Төрле травма алучы 34 кеше теркәлгән, аларның 2се - юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче. Нигезсез шалтыратулар - 9, алкоголь кулланып хәле начараючылар 41 булган. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре балалар арасында тән температурасы күтәрелеп мөрәҗәгать итүчеләрнең узган атнада күбрәк булуын искәртә. Бу һава торышының үзгәреп торуы белән аңлатыла. Әти-әниләрдән балаларны һава торышына карап киендерү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Тормыш булгач...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше