Яңа елдан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды. Авыл халкы өчен көнкүреш шартларына кагылышлы килеп туган төрле мәсьәләләрне хәл итү урыны булып кабул ителгән мондый җыеннарны кешеләрнең көтеп алуы сизелеп тора. Беренче халык җыеннары эре авыл җирлекләре - Югары Шепкә һәм Аксарда үтте. Мәдәният йорты фойесында гадәттәгечә җыелыш башланганчы кешеләрне шәхси...
Яңа елдан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды. Авыл халкы өчен көнкүреш шартларына кагылышлы килеп туган төрле мәсьәләләрне хәл итү урыны булып кабул ителгән мондый җыеннарны кешеләрнең көтеп алуы сизелеп тора. Беренче халык җыеннары эре авыл җирлекләре - Югары Шепкә һәм Аксарда үтте. Мәдәният йорты фойесында гадәттәгечә җыелыш башланганчы кешеләрне шәхси сораулары белән район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре кабул итте. Ә җыелышлар барышында үткән елда башкарылган эшләр, агымдагы елга бурычлар бәян ителде.
7 авылны берләштерүче Аксар авыл җирлегендә 1799 кеше яши. Зур җирлекнең мәшәкатьләре дә күп, билгеле. Хәзер җирлекнең иң зур проблемаларының берсе - су белән тәэмин итү. Җирлектә суүткәргеч челтәр 24,19 километр тәшкил итә. Иске Тәкмәк авылы яңа су скважинасына мохтаҗ. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен быел биредә яңа скважина казып, «Саф су» республика программасы нигезендә 3 километр арага яңа суүткәргеч сузу планга куелган. Җәйге чорда Аксар авылының Яшьләр, Ленин, Тукай урамнарына, «Зәй» агрофирмасы терлекчелек комплексына су килеп җитмәү борчу тудыра. Бу мәсьәләне өлешчә хәл итү максатында быел Яшьләр урамында суүткәргечләрне төзекләндерү күздә тотыла. Ә Икенче Бөгелде халкы яңа скважинага тиенәчәк, дип вәгъдә итте авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов. Ул шулай ук суны сакчыл тотмаучыларга карата катгый чаралар күреләчәген дә белдерде.
- Быел без, махсус комиссия төзеп, хуҗалыкларның суны тотуына күзәтчелек итәчәкбез. Бу закон нигезендә эшләнәчәк, чөнки авылның бер башында суны теләсә ничек тотып, икенче башында эчәргә дә суга тилмерүчеләр бар, - диде ул.
Урамнарның яктыртылышына килгәндә, зарланырлык түгел җирлектә. 17,6 километрга сузылган электр челтәре гадәттән тыш хәлләр булмаганда өзеклекләрсез эшли. Быел Иске Тәкмәктә республика программасы буенча урам яктырткычларын алыштыру каралган.
Юллар озынлыгы 23 километр тәшкил итә. Үткән ел Перцовка урамына, Аксардан зиратка илтүче юлга вак таш җәелсә, быел ул Тукай урамында 350 метр арага түшәләчәк.
Агымдагы елда Аксар һәм Иске Тәкмәк авылларында тагын бер кызыклы яңалык көтелә. Мәгълүматны бөтен кеше дә ишетерлек сигналлы аппарат кую турында уйланыла. Мондый җиһаз инде республиканың берничә районында эшләнгән, ә бездә аны беренче булып аксарлылар кулланачак.
Урамнарның чисталыгы, яшеллеге, зиратларның тәртиптә булуы авыл йөзен билгели. Ләкин вакыт-вакыт зиратлар, юл кырыйларында калдырып кителгән чүп капчыклары борчу тудыра. Хәтта бу бервакыт гадәттән тыш хәлләр хезмәтен күтәрүгә дә китергән. Ә асылда пакетта чүп булып чыккан.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, җирлектә сугыш ветераннары каберлекләре турында мәгълүмат язылган такталар зират капкаларына эленә. Үткән ел Өченче Бөгелде зиратын чистартканда бер ташландык кабергә юлыкканнар. Аның Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий Яковлев кабере икәне ачыкланган. Ветеранның биредә беркеме дә юк, шуңа күрә каберне яңартуга күмәк көч белән эшкә керешәләр, хәрби комиссариат аша яңа кабер ташы урнаштырылачак.
Бүген көндә Аксар җирлегеннән 100ләп кеше «Зәй» агрофирмасының "Шепкә-Нур" бүлекчәсендә эшли. Бүлекчә җитәкчесе Гамир Гайнетдинов аларның тырыш хезмәт куюын билгели. Җирлектә шәхси эшмәкәрлек, фермерлык белән шөгыльләнүче 9 кеше исәпләнә. Нигездә терлекчелек кәсебе алга киткән. Аеруча нәтиҗәле эшләүче фермерларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Аксар авыл җирлеге территориясендәге тәртип өчен полициянең участок вәка-ләтлесе Рәйхан Әхмәтҗанов җавап бирә. Ул 2013 елда административ участокта төрле эчтәлектәге 130 хәбәр алынуы турында әйтә. Шуларның 12се буенча җинаять эше кузгатылган. 5 җинаять әлегә ачылмаган (Аксар мәчетеннән акча урлану, Иске Тәкмәк кешесенең кәрәзле телефоны урлану, Өченче Бөгелдедә бер хуҗалыкка ут төртү, Иске Тәкмәктә шәхси хуҗалыктан дуңгыз балалары югалу, Аксарда алтын әйберләр урлану очраклары). Участок инспекторы җирлектә ирекле халык дружиналары эшчәнлегенең нәтиҗәле булуын билгели.
- Үткән ел биредә ирекле халык дружиналары ярдәме белән 3 җинаять ачылды, 45 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Халыкның үз территориясендә хокук бозуларга юл куймауга омтылуы куанычлы, - ди Рәйхан Әхмәтҗанов.
Ул төрле алдау юллары белән акча эшләүче мошенниклардан сак булырга өндәде. Әйбер тәкъдим итеп йортларга керүче чит кешеләргә, интернеттагы социаль мәгълүматларга, кәрәзле телефонга килгән хәбәрләргә ышанмаска кирәклеген кисәтте.
Җирлекнең киләчәге, әлбәттә, яшьләргә бәйле. Бүген балаларга тәрбия-белем алу өчен уңай шартлар бар. Аксар мәктәбендә 69 укучыга 15 укытучы белем бирә. «Бәхетле балачак» бакчасына 17 бала йөри. Үткән ел мәктәптә җылы бәдрәф булдырылган, бакчаның йокы бүлмәсе киңәйтелгән.
- Аксарда мәктәп бетерелә дигән сүзләргә ышанмагыз. Ул булды һәм булачак. Без биредә юкка гына ел саен төзекләндерү эшләре алып бармыйбыз. Чөнки мәктәп - авылның киләчәген тәрбияләүче урын, - дип ассызыклады район башлыгы Татьяна Воропаева. Аның сүзләрен халык алкышларга күмде.
Авыл җирлегенең актив кешеләрен, яшьләрне хез-мәтләре өчен хөрмәтләү, юбилейлар белән тәбрикләү җыенның матур бизәге булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев