Тәрбияче - бала дөньясы белән яшәүче, сабый күңеленең иң нечкә хисләрен тоючы кеше ул. Шуңа күрә дә бу һөнәр нигездә хатын-кызларга, Аллаһы Тәгалә тарафыннан ана булу өчен яратылган затларга тәгаенләнгәндер. Менә шундый күркәм һөнәр иясенең берсе Миләүшә Шәяхмәтованың сабыйларга булган мөнәсәбәтен миңа читтән генә күзәтеп торырга туры килде. Нәкъ җырдагыча:...
Тәрбияче - бала дөньясы белән яшәүче, сабый күңеленең иң нечкә хисләрен тоючы кеше ул. Шуңа күрә дә бу һөнәр нигездә хатын-кызларга, Аллаһы Тәгалә тарафыннан ана булу өчен яратылган затларга тәгаенләнгәндер.
Менә шундый күркәм һөнәр иясенең берсе Миләүшә Шәяхмәтованың сабыйларга булган мөнәсәбәтен миңа читтән генә күзәтеп торырга туры килде. Нәкъ җырдагыча: "Балаларның теле кыңгырау, гел чыңгылдый ява мең сорау". Ә ул аларның һәрберсен ишетергә дә, җавабын бирергә дә өлгерә. Кайберләренә җитди генә җавап кайтарса, икенчеләренә рәхәтләнеп көлә-көлә аңлатып бирә. Ә күзләре белән тәрбияче һәр баланы назлап, иркәләп ала.
Миләүшә Маузир кызы "Кояшкай" бакчасына 1998 елда Түбән Кама педагогия училищесын тәмамлап килә. Күпмедер вакытка аңа бу һөнәрен алыштырып торырга туры килсә дә, балаларга булган мәхәббәт аны яңадан әлеге бакчага кайтара.
- Әбием укытучы иде. Бу һөнәрне сайлавым да - аңа булган ихтирам-хөрмәтемнең бер билгесе, - ди Миләүшә.
Бакчада эшли башлагач та, ул кечкенә кешедән шәхес тәрбияләүне төп максат итеп куя һәм өстенлекле рухи-әхлакый тәрбиягә бирә. Безнең Миләүшә Маузировна балалар тәрбияләүгә вакытын да, сәләтен дә кызганмый, ди аның турында бакча мөдире Лилия Әгъзамова. Һөнәри уку йортында алган методик белемен ул тулысы белән эштә файдалана, инновацион технологияләр кулланып эшләүне дә тиз арада үзләштерә. Миләүшә Шәяхмәтова бакчада балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча киңкырлы эш алып бара. Күптән түгел ул "Яшел ут" республика бәйгесенең муниципаль турында җиңү яулады. Бу җиңүгә ул, әлбәттә, берничә ел дәвамында әлеге юнәлештә максатчан эшләве нәтиҗәсендә иреште. Алар балалар белән, урамнарга чыгып, машина йөртүчеләргә үзләре әзерләгән хатларны да тараттылар. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен балаларга үтемле итеп аңлату буенча Миләүшәнең үзе әзерләгән ярдәмлекләре бихисап. Аңа бу эштә Лилия Әгъзамова да ярдәм итә. "Кояшкай" үрнәгендә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча махсус китап та әзерләнгән. Һәр иҗади эштә Миләүшә үзенең алыштыргысыз ярдәмчеләре дип сеңлесе - бакчада тәрбияче ярдәмчесе булып эшләүче Ләйсән Кузнецованы һәм кызы Гөлназны атый.
- Без өйгә кайткач та бергәләшеп сабыйлар игътибарын җәлеп итәрдәй кулланма материаллар әзерләргә яратабыз. Ә инде бакчада алар ярдәмендә дәресләр үткәргәндә балалар син теләгән әйберне тиз үзләштерсәләр, күңел сөенә, - ди ул.
Миләүшә Шәяхмәтова беренче кечкенәләр төркемендә нәниләрне дөньяны танып белергә, тәртипле, итагатьле булырга өйрәтә һәм иң зур хыялы дип аларны киләчәктә чын кешеләр итеп күрергә теләвен әйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев