Җәмгыять һәм кеше

Туган тел көне белән!

Хөрмәтле зәйлеләр! 21 февраль ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Дөньяда бик күп телләр исәпләнә. Һәр тел милли мәдәният чагылышы, рухи һәм матди мирасны саклау, үстерү инструменты булып тора. Һәр халыкның теле үзенә генә хас үзенчәлеккә ия, ул милләтнең менталитетын, традицияләрен чагылдыра. Тел кешенең үзаңын...

Хөрмәтле зәйлеләр!

21 февраль ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

Дөньяда бик күп телләр исәпләнә. Һәр тел милли мәдәният чагылышы, рухи һәм матди мирасны саклау, үстерү инструменты булып тора. Һәр халыкның теле үзенә генә хас үзенчәлеккә ия, ул милләтнең менталитетын, традицияләрен чагылдыра. Тел кешенең үзаңын формалаштыра, ул дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халыкларының мәдәниятен тирәнтен белергә ярдәм итә. Телләргә хөрмәт белән карау дөньяда тынычлыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Республикада, шулай ук муниципаль районда да, туган телне өйрәнүгә беренчел әһәмият бирелә. Тел аша аралашу сферасында балансланган сәясәт дәүләт милли сәясәтенең аерылгысыз компонентына әйләнде. Аның нигезендә туган телләрне саклау, өйрәнү, үстерү эшендә ватандашларыбызның сәяси һәм гражданлык хокукларын тәэмин итү буенча төп закон нормаларын кагылгысыз үтәү ята. Тел аша аралашу кысаларында районда фольклор бәйрәмнәр, милли мәдәният бәйрәмнәре оештырыла, түгәрәк өстәлләр, интеллектуаль уеннар, шигырь укучылар бәйгеләре, әдәби-музыкаль кичәләр, халык иҗаты смотр-фестивальләре үткәрелә.

Районда 2015 елга кадәр исәпләнгән "Милли мәгариф һәм милли тәрбияне үстерү", татар телен, бәйрәмнәр аша гына түгел, массакүләм-мәгълүмат чаралары аша өйрәнүгә юнәл-дерелгән "Ана теле" муниципаль программалары уңышлы тормышка ашырыла.

Без тел өлкәсендә позитив тенденцияне алга таба да туплау кирәклегенә инандык. Халыкларның этномәдәни охшашлыгын, аларның телләрен, үзенчәлекле мәдәниятен саклау, шулай ук үсеп килүче яшь буынны ата-бабаларның иң яхшы рухи мирасы традицияләренә тугры итеп тәрбияләү һәр кеше тормышында аерылгысыз тәрбия өлеше булырга тиеш дип саныйбыз.

Халыкара тел көне һәрберебез өчен тынычлык, дуслык, иминлек бәйрәме булсын. Һәркемнең үз тамырларын онытмавын телим. Туган илгә мәхәббәтне туган телгә хөрмәт һәм мәхәббәттән башка күзаллавы кыен. Сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш сезгә.

Татьяна Воропаева,

муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Туган тел көне белән!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше