Җәмгыять һәм кеше

Төзелеш эшләре – даими контрольдә

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Киңәшмә көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде. Шәһәрдә 120 урынга исәпләнгән бакча төзелеше һәм күпфункцияле үзәкне ремонтлау барышы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Азат Бариев чыгыш ясады. Хәбәр ителгәнчә, шәһәрнең яңа микрорайонында балалар бакчасы ике ай...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Киңәшмә көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде.

Шәһәрдә 120 урынга исәпләнгән бакча төзелеше һәм күпфункцияле үзәкне ремонтлау барышы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Азат Бариев чыгыш ясады. Хәбәр ителгәнчә, шәһәрнең яңа микрорайонында балалар бакчасы ике ай элек төзелә башлады. Федераль үзәк һәм республика бюджетыннан финансланучы әлеге төзелеш объектында эш тукталмый. Бина күзгә күренеп калка.

Күпфункцияле үзәк "кызыл бина" дип йөртелүче бинада урнашачак. Бирегә техник инвентаризация бюросы, "Җир эшләре бюросы" ҖЧШ, милеккә хокук теркәү хезмәтләре күчәчәк. Халыкка уңайлы булсын өчен монда эш "бер тәрәзә" принцибында оештырылачак. Бинаның өченче катында архив бүлеген урнаштыру планлаштырыла. Хәзер биредә төзекләндерү эшләре тулы куәткә бара һәм ул район җитәкчелегенең даими контролендә тора.

Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр генә калды. Шәһәр-районда Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек эшләре дәвам итә. Зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары өчен нинди бәйрәм чаралары әзерләнүе турында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Иванова сөйләде. Иң мөһиме - Чыршы бәйрәмнәре, тантаналар үткәргәндә янгын чыгу очраклары, бәла-казалар булдырмау. Бу турыда янгын куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы урынбасары Виктор Слывка бәян итте. Ул чыгышында муниципаль районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ел дәвамында башкарылган эшләрне анализлады. Кызганычка каршы, саннар уйланырлык. 2013 елда шәһәр-районда янгын чыгуның 70 очрагы (2012 елда - 69) теркәлеп, 5 кеше һәлак булган. Янгыннардан килгән зыян 3138697 мең сум тәшкил итә. 22 бина-корылма янып юкка чыккан.

Федераль миграция хезмәтенең Зәй бүлеге башлыгы Галина Усманова бүлекнең агымдагы елдагы эшчәнлеген һәм 2014 елга бурычларын бәян итте.

Һәрвакыттагыча киңәшмәдә контрольдә торучы мәсьәләләр буенча җаваплы затлар хисап бирде. Район башлыгы, киңәшмәгә йомгак ясап, төп проблемаларны атады, бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Төзелеш эшләре – даими контрольдә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше