Үткән ел эшчәнлегенә йомгак ясау, агымдагы елга планнар билгеләү уңаеннан җыелышларның чираттагысы район газ хезмәте оешмасында үтте. Анда катнашкан "Түбән Кама газ" хезмәте баш инженеры Владимир Жданов коллективның соңгы 9 ай эшчәнлеген югары бәяләде. -Мәгълүм булганча, җитәкче алышыну белән бәйле зур үзгәреш булды. Бу бигрәк тә план үтәлешенең яхшыруына, газ...
Үткән ел эшчәнлегенә йомгак ясау, агымдагы елга планнар билгеләү уңаеннан җыелышларның чираттагысы район газ хезмәте оешмасында үтте. Анда катнашкан "Түбән Кама газ" хезмәте баш инженеры Владимир Жданов коллективның соңгы 9 ай эшчәнлеген югары бәяләде.
-Мәгълүм булганча, җитәкче алышыну белән бәйле зур үзгәреш булды. Бу бигрәк тә план үтәлешенең яхшыруына, газ урлашу очракларының кимүенә китерде. Алга таба да шушы темпта эшләү зарур, газ урлау очракларына юл куелырга тиеш түгел. Аеруча авыл җирләрендә газ приборларына техник күзәтү ясаганда төтен чыгу юлларын җитди тикшерү кирәк. Төтен юллары тыгылып, газ белән агулану очракларына юл куелудан сак булыгыз, - диде ул.
2013 елда халыкка 32906 мең куб метр табигый газ җибәрелгән (2012 елда ул 31750 мең куб метр). Газ өчен түләүләр 101,1 процентка үтәлсә дә, әле бурычларын үз вакытында түләмәүчеләр шактый, ди газ хезмәте җитәкчесе Айрат Йосыпов. 2014 ел планнарына килгәндә, Якты Күл, Төги, Куш-Елга һәм Мирный бистәсе газ бүлү пунктын төзекләндерү күздә тотыла. Остаханә, административ бина да капиталь төзекләндерү сорый. Бурычларны бетерүгә ныклы игътибар биреләчәк. Хезмәткәр-ләрнең сәламәтлеген ныгыту, балаларга җәйге лагерьларга юлламалар бирү эше яхшы алып барыла. Үткән ел санаторийларга - 19, көньякта ял итүгә - 17 кеше, лагерьларга 9 бала юллама алган. Шулай ук җыелышта авыл җирлекләрендә хезмәткәрләр җитмәү, слесарьларга сорау булу мәсьәләсе дә күтәрелде. Айрат Йосыпов бу мәсьәләнең якын араларда әкренләп хәл ителәчәген әйтте. Әлеге проблеманы хәл итү юлын күрсәтеп, район башлыгы урынбасары Роберт Халитов политехник колледж белән тыгыз элемтәдә эшләргә киңәш итте.
-Бүген колледжда белем алучы яшьләрне оешмага чакырып практика үткәртү һәм киләчәктә сайлап алу мөмкинлеге бар. Шулай ук мәктәп тәмамлаучылар белән дә алдан ук килешенеп, эшкә кайтарту хәстәрен күрергә мөмкин, - диде ул чыгышында һәм коллективны районда башкарылган эшләр, бурычлар белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев