Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның травма алу куркынычын кисәтү максатында киң кырлы эшчәнлек алып бара. Укучылар, кечкенә балаларны юл йөрү кагыйдә-ләренә өйрәтү, аларны тиешле дәрәҗәдә үтәүгә ирешү өчен кызыксындыру чарасы формасында бәйгеләр уздыру - моның ачык мисалы. Бу көннәрдә ЮХИДИ бинасында тәрбиячеләр арасында игълан...
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның травма алу куркынычын кисәтү максатында киң кырлы эшчәнлек алып бара. Укучылар, кечкенә балаларны юл йөрү кагыйдә-ләренә өйрәтү, аларны тиешле дәрәҗәдә үтәүгә ирешү өчен кызыксындыру чарасы формасында бәйгеләр уздыру - моның ачык мисалы. Бу көннәрдә ЮХИДИ бинасында тәрбиячеләр арасында игълан ителгән "Яшел ут-2014", мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә кагылышлы дәресләр буенча бәйгеләргә йомгак ясалып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.
"Яшел ут" бәйгесе балага кече яшьтән юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү нигезләрен сеңдерүне күз уңында тота. Бала урамда, юлларда ышанычлы хәрәкәт итәргә, кагыйдәләрне автомат рәвештә үтәргә өйрәнергә тиеш. Монда, әлбәттә, кагыйдәләрне үтемле, истә калырлык итеп өйрәтүдә педагогларның роле зур. Аларны ЮХИДИ бүлеге, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды кулланма әсбаплар, кирәкле материаллар белән тәэмин итеп тора.
Быелгы бәйге, шәһәр балалар бакчалары тәрбиячеләреннән тыш, авыл бакчалары тәрбиячеләре катнашу белән дә үзенчәлекле иде.
-Кадер һәм Түбән Биш авыллары балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә җитди игътибар бирелүен күреп, без аеруча сөендек. Чөнки авылларда да, юл кагыйдәләренә игътибарсыз булу сәбәпле, балалар катнашында һәла-кәтләр булып тора. Ә бу аяныч хәлләрне без бергәләп көрәшкәндә генә җиңә алабыз, -дип ассызыклады юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фондының район бүлеге башлыгы Вадим Иванов.
Ул республика бәйгесенә ике авыл балалар бакчасы педагогларының сайлап алынуын белдерде. Мәсәлән, Түбән Биштән "Умырзая" бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Хәйруллина балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төрле дәресләр формасында гына өйрәтеп калмыйча, әти-әниләр белән берлектә һәр бала өчен бакчадан өйгә кайтуның куркынычсыз юл маршрутын булдырган, хәзер балалар әти-әниләренең дә әлеге маршруттан тайпылмый йөрүен контрольдә тота.
Бәйгедә башта тәрбиячеләр үз портфолиоларын тәкъдим итте: иң зур баллны "Аленка" тәрбиячесе Ирина Сәхәпова җыйды. Икенче этапта юл кагыйдәләре буенча тест уздырылды. Кагыйдәләрне иң яхшы белүен "Уймак кыз" бакчасыннан Виктория Малюткина раслады. Өченче этапта тәрбиячеләр балалар белән юл кагыйдәләрен өйрәнү дәресләрен ничек оештыруларын күрсәтте. Монда шулай ук Ирина Сәхәповага тиңнәр булмады. Нәтиҗәдә ул беренче урын алды. Икенчедә - "Кыңгырау чәчәк" бакчасыннан Гүзәл Мөхәммәтҗанова, өченчедә - Виктория Малюткина. Финалга чыккан "Урман әкияте", "Якты коңгыз", "Кояшкай" бакчалары тәрбиячеләре лауреат исеменә лаек булды.
Шәһәр мәктәпләренең юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә ни дәрәҗәдә игътибар бирүләрен тикшерү буенча уздырылган бәйгедә татар гимназиясе - I, 7нче мәктәп - II, 1нче мәктәп III урын алды. Җиңүчеләргә бүләк итеп велосипедлар тапшырылды. Финалга чыгучылар өстәмә материаллар белән баеды. Әлеге бүләкләр балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә ярдәмче булсын, алар бала иминлегенә эшләсен, дип ассызыклады Вадим Иванов.
ЮХИДИ бүлеге башлыгы Вадим Васильев җиңүчеләрне тәбрикләп, алга таба әлеге юнәлештә эш планнары белән таныштырды.
- Без алга таба автокласслар эшчәнлеген киңәйтүне күз уңында тотабыз. Картинг клубын яңартуга да җитди игътибар бирелә. Әлеге спорт төре малайлар-кызларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтүнең бер алымы булып тора, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев