Җәмгыять һәм кеше

Юлыгыз да начар, клубыгыз да иске...

-Юлыгыз да начар, клубыгыз да бик иске. Әлеге проблемаларны ничек тә хәл итәсе иде, - диде район башлыгы Татьяна Воропаева Поповка авыл җирлеге халык җыенында. Кечкенә агач клуб ул көнне халык белән тулы иде, чөнки кешеләр мондый җыенны көтеп ала. Җирлек башлыгы Әүхәт Рәхимов җирлек Советы, башкарма комитетның 2013 елда...

-Юлыгыз да начар, клубыгыз да бик иске. Әлеге проблемаларны ничек тә хәл итәсе иде, - диде район башлыгы Татьяна Воропаева Поповка авыл җирлеге халык җыенында.

Кечкенә агач клуб ул көнне халык белән тулы иде, чөнки кешеләр мондый җыенны көтеп ала.

Җирлек башлыгы Әүхәт Рәхимов җирлек Советы, башкарма комитетның 2013 елда башкарылган эшчәнлегенә хисап тотты. Башлык игътибарыннан җирлек халкы мәшгульлеге, демографик хәл, төзекләндерү, социаль тармак, хуҗалык эшчәнлеге, алда торган бурычлар читтә калмады. Җирлек Поповка, Яңа Мәлем һәм Дмитрово авылларын берләштерә. Өч авылга барлыгы 147 хуҗалыкта 320 кеше исәпләнә. Дмитровода балалар һәм яшьләр күбрәк, ә Поповкада исә күпчелекне пенсионерлар тәшкил итә. 2013 елда үлем һәм туу очраклары бер нисбәттә: алар - 3әр. Хезмәткә яраклы халыкның 17се - "Нива" ҖЧШендә, 49ы -Зәйдә урнашкан оешма-предприятиеләрдә, 5се башка шәһәрләрдә хезмәт куя. Биредә 12 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Шуның 10сы бөртек культура үстерү белән мәшгуль. Дмитрово авылында фермер Р. Зиазетдинов хуҗалыгында 100дән артык савым сыер исәпләнә.

-Бездә эшсезлек күзәтелми, халык күпләп мал-туар асрый, умартачылык белән шөгыльләнә, - ди җирлек башлыгы.

Яңа Мәлемдә яшәүче Е. Николаева үз хуҗалыгында 30дан артык дуңгыз асрый. Поповка авылында яшәүче С. Глухов хуҗалыгында 18 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Дмитрово авылында яшәүче Г. В. Муханов кышлауга 50 баш умарта керткән. Җирлектә барлыгы 470 баш умарта исәпләнә. Мөгезле эре терлекләр баш саны да артуга бара. Ул 51дән 55кә җиткән. Бюджет акчасы аз булса да, җирлектә шактый эш башкарылган.

-Ике су башнясы, җирлек бинасы өлешчә әйләндереп алынды. Авыл клубының тәрәзәләре пластикка, ишеге заманчага алыштырылды. Зиратларга чүп җыю өчен контейнерлар урнаштырылды, - диде Әүхәт Рәхимов.

Җирлекнең барлык авылларында да фельдшер-акушерлык пункты бар.

-Кышын урам юллары чистартылып тора, су проблемасы юк. Әүхәт Рәхимовка рәхмәттән башка сүз юк. Поповкада кибет юклыгы гына борчый безне, "Рыболов" кибетеннән автолавка килеп азык-төлек белән тәэмин итә-итүен, тик менә үз авылыбызда кибет булу яклы без, - ди мәдәният ветераны Елизавета апа Фатыйхова.

Хисап җыелышында халыкны борчыган төп сорауларның берсе шул булды. Җирлектә чүп чыгару мәсьәләсен дә җайга саласы бар. Билгеле, моның өчен халыкның әҗәте булмау кирәк. Дмитроволылар исә клуб төзү мөмкин булмасмы дигән гозер җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Юлыгыз да начар, клубыгыз да иске...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше