Үзе яшәгән шәһәр, авылларның иминлеген тәэмин итү, янгыннарга каршы көрәшүдә һәркем өлешен кертә ала. Кисәтү эше алып бару җәйге чорда аеруча мөһим. Бу эшне начар куелган дип булмый. Шуңа карамастан, Россия территориясендә елдан-ел кипкән үләнгә ут кабу, авыл хуҗалыгы эш-ләре башкару, чүп-чар яндыру, хуҗалык, бакча тирәсендә ут белән саксыз булу...
Үзе яшәгән шәһәр, авылларның иминлеген тәэмин итү, янгыннарга каршы көрәшүдә һәркем өлешен кертә ала. Кисәтү эше алып бару җәйге чорда аеруча мөһим. Бу эшне начар куелган дип булмый. Шуңа карамастан, Россия территориясендә елдан-ел кипкән үләнгә ут кабу, авыл хуҗалыгы эш-ләре башкару, чүп-чар яндыру, хуҗалык, бакча тирәсендә ут белән саксыз булу нәтиҗәсендә янгын чыгу очраклары арта бара.
Янгын күзәтчелеге бүлеге авыл халкыннан, ял итәргә табигатькә чыгучылардан ут белән аеруча сак эш итүне сорый. Сүндерелми калган шырпы, учактагы күмер кисәге, тиз арада көйрәп китеп, зур афәт китереп чыгарырга сәләтле икәнен истән чыгармыйк. Янгынны сүндерүгә караганда, сакчыл эш итү, кисәтү күпкә җиңелрәк. Уйланмаган, саксыз гамәлләр нәтиҗәсендә тирә-юнегездәгеләрнең иминлегенә куркыныч тудырмагыз. Янгыннарга каршы кертелгән режим чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү кесә ягын да шактый «юкартуын» онытмыйк. Әлеге вакытта сезне беркем дә алдан искәртеп, штрафлардан коткармый. Бу чорда, башка территорияләргә караганда, урманнарда кагыйдә бозган өчен җаваплылык катгый куела. Урманга ял итәргә чыкканда, ризыкны учакта әзерләүгә караганда, өйдән пешереп алып чыгу күпкә отышлы булачак. Урманнар януга юл куймыйк. Бәхеткә, бездә әлегә андый зур афәтләрнең булганы юк. Урман яну - коточкыч күренеш. Андый хәлгә юлыккан, урман янганны күргән кеше ул галәмәтне беркайчан да күз алдыннан җибәрә алмый.
Урман тиз янып бетә, ләкин аны кабат тергезүе гына озак вакыт сорый. Шуңа күрә сак булыйк.
Зөлфия Ризванова, янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев