Урманнар - планетаның үпкәсе, дип юкка гына әйтмиләр, чөнки агачлар атмосфераны углекислоталы газлардан чистарта, кислород составына баета. Ләкин урманнар үзләре дә кеше ярдәменә, яклауга, саклауга мохтаҗ. Җир шарының өчтән берен, ягъни 38 миллион квадрат метрын урманнар алып тора. Ә Россиядә урманнарга туры килгән өлеш 8 миллион квадрат метр тәшкил итә,...
Урманнар - планетаның үпкәсе, дип юкка гына әйтмиләр, чөнки агачлар атмосфераны углекислоталы газлардан чистарта, кислород составына баета. Ләкин урманнар үзләре дә кеше ярдәменә, яклауга, саклауга мохтаҗ.
Җир шарының өчтән берен, ягъни 38 миллион квадрат метрын урманнар алып тора. Ә Россиядә урманнарга туры килгән өлеш 8 миллион квадрат метр тәшкил итә, агач материалының гомуми запасы 80,7 миллиард куб белән исәпләнә, бу - дөньякүләм запасның 26 проценты дигән сүз.
Зәй районында территориянең дүрттән бер өлешен урманнар алып тора. Урманнарның күпчелек өлешен - 63 процентын - каен, усак, юкә кебек агачлар тәшкил итә, ылыслы агачлар - 15, имән 11,5 процент мәйданда үсә.
Безнең урманнар 4 район территориясендә урнашкан, һәм аларның мәйданы - 58897 гектар. Урманчылык составында 5 участок бар.
"Зәй урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе тарафыннан экологик хәлне яхшырту мәсьәләсендә күп эш башкарыла. Урманнарны яңарту, яшәртү максатында 100 мең төп агач утыртылды. Шәһәрне яшелләндерү буенча планлы эш алып барыла, моның өчен бушлай үсентеләр бирелә. Авыл хуҗалыгы җирләрендә саклау зонасы буларак 50 гектарда 150 мең төп агач һәм куак утыртылды.
Урманчылыкның база питомнигында утырту материаллары әзерләү өстендә ныклы планлы эш алып барыла. 0,61 гектарда ылыслы агачларның орлыклары чәчелде, 17 мең данәдә эре декоратив агачлар зонасы булдырылды. Ул туя, берлин тополе, зәңгәрсу чыршы кебек агачлардан тора. Орлык өчен тополь плантациясе дә булдырылды. Август аенда 60 килограмм каен орлыгы җыелып, питомникка чәчелде.
2010 елгы корылыктан зыян күреп, сынган, корыган агачларны җыю, шул рәвешле урманнарны чистарту эше дә быел актив алып барылды. Корыган 15 гектардан артык каен, 10 гектарга якын ылыслы агачлар киселде. Корыган агачлардан бушаган мәйдан киләсе елга агачлар утырту өчен әзерләнде.
Быел без 132 гектарда яшь урман булдырдык. Моның өчен ябык тамыр системалы үсентеләр файдаланылды. Мондыйларның ныгып, үсеп китүчәнлеге 90 процент тәшкил итә. Җәй дәвамында безнең хезмәткәрләр яшь агачлар утыртылган мәйданны тәрбияләп, туфрагына агротехник чаралар үткәреп тора. Шулай ук зыян килгән агачларны сәламәтләндерү эше дә алып барыла, корыган, саргайган, авыру ботаклар киселә. Региональ билгеләнештәге юл буйларындагы, торак пунктларга якын урман массивларын ауган агач, баскан куаклардан арындыру да зур әһәмияткә ия. Бу юнәлештә быел 50 гектарда эш башкарылды. "Татарстанның чиста урманнары" акциясе дә экологик хәлне яхшыртуда зур роль уйный. Торак пунктларга якын урманнарны чүп-чардан арындыру өчен участоклар бүленеп, оешмаларга беркетелде.
Соңгы өч елда, корылык булуга карамастан, безнең урманнарда янгын чыгу очракларының булганы юк. Без моңа янгын куркынычы көчле булган чорда урман патрульләре оештыру, техника белән теләсә-ничек, теләсә кайчан урманнарга кереп йөрмәү өчен сөреп буразналар ясау, шлагбаумнар кую нәтиҗәсендә ирештек. Урман буйлары матур булып, үзенә тагын да җәлеп итеп торсын өчен 5 җирдә ял урыны ясалды, 10 беседка яңартылды.
Шулай ук ел дәвамында белгечләр тарафыннан ылыслы һәм яфраклы агачларны ашаучы бөҗәкләр үрчүен күзәтү буенча мониторинг алып барыла. Бу безгә корткычларга каршы көрәшне тиешле вакытында башкарырга ярдәм итә.
Кеше табигатьтән аерылгысыз яши. Табигатькә карата сак булырга кирәклекне кешегә сабый чактан сеңдерү зарур. Ә мәктәптә ул экологик тәрбия сәгатьләре булып дәвам итә. Бу юнәлештә 5нче мәктәп аеруча актив эшли. Мәктәп каршында 1965 елда оештырылган урманчылык бар. База предприятиесе буларак урман хуҗалыгы үсеп килүче яшь буынны әлеге юнәлештә тәрбияләүдә зур җаваплылык тоя. Мәктәп укучылары һәм белгечләр белән берлектә дәресләр үткәрелә, участокта эшләү нигезләре төшендерелә. Укучылар ел саен урманнарга җимлекләр, кош оялары ясап элә, җимлекләргә ризык салып тора. Бу, беренчедән, кошларны кайгырту булса, икенчедән, урманнарны бөҗәкләрдән арындыруга өлеш кертү дә. Мәктәп урманчылыгы 318 гектар мәйдан били. 5-11 сыйныфларда укучы 20 бала теләп урман мәнфәгатьләрен кайгырта. Алар урманнарда үсемлекләр һәм тереклек үсеше закончалыкларын өйрәнә, тере организмнарның тирә-як шартларга ничек җайлашуын билгели, ел фасыллары белән бәйле үзгәрешләрне, җиләк-җимеш өлгерүен, кошлар кайтуын, кыргый хайваннар, киекләр, бөҗәкләрнең язгы уянуын күзәтә. Кыскасы, хуҗалык белгечләре менә шул юл белән үзенә алмаш та әзерли.
Эдуард Гущин, «Зәй урман хуҗалыгы» дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе, урманчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев