Җәмгыять һәм кеше

Узган атна: вакыйгалар

14-21 апрельдә янгын хезмәте 19 хәбәр алган. Шуларның 9ы - чүп-чар һәм корыган үлән яну, 1се - ризык көю, 2се - "02" белән хезмәттәшлек, 2се янгын очрагы буенча. 5 чакыру нигезсез булып чыккан. 16 апрельдә төнлә Кара-Елга авылыннан хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәч, авылның Кисленка урамы 6нчы йортында...

14-21 апрельдә янгын хезмәте 19 хәбәр алган. Шуларның 9ы - чүп-чар һәм корыган үлән яну, 1се - ризык көю, 2се - "02" белән хезмәттәшлек, 2се янгын очрагы буенча. 5 чакыру нигезсез булып чыккан.

16 апрельдә төнлә Кара-Елга авылыннан хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәч, авылның Кисленка урамы 6нчы йортында чыккан утка юлыга. Бүрәнәдән салынган йортка капкан утны инде сүндерү мөмкин булмый, аның күрше-тирәгә таралуына юл куелмый. Янгын ут төртү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

17 апрельдә кичен янгын сүндерүчеләр Түбән Биш авылыннан чакыру ала. Анда ике гаиләгә исәпләнгән йортка ут каба. Янгын нәтиҗәсендә аның бер өлеше яраксыз хәлгә килә. Күршеләр янган йорттан балигъ булмаган яшьтәге ике баланы, аларның әтисен алып чыгып өлгерә. Янгын чыгуның сәбәбе ут белән саксыз эш итү дип фаразлана.

14-20 апрельдә шәһәр-район эчке эшләр бүлегендә җинаятьләр турында 15 хәбәр теркәлгән. Әлегә аларның 3се ачылмаган, җинаятьләр ачылышы 80,0 процент тәшкил итә.

Теркәлгән җинаятьләрнең 6сы - урлашу (3се - шәһәрдә, 3се - авылларда), 4се - кыйнау, 2се - чит мөлкәткә зыян салу, мошенниклык, 1се - вазифаи вәкаләтләр-не арттыру, 2се - наркотик куллану һ.б. буенча.

Оператив тикшерү төркеме «03» хәбәре буенча 10 мәртәбә урынга чыккан.

14-20 апрельдә шәһәр-районда 21 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Исерек килеш руль артына утырган 3 машина йөртүче тоткарланган, Административ хокук бозулар турында кодексның 20.25 маддәсе нигезендә (штрафларны вакытында түләмәгән өчен) 4 машина йөртүче җәзага тартылган.

14-20 апрельдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 427 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 79ы - балалар авырып китү сәбәпле шалтыратучы. Травма алучылар - 18 кеше. Ашыгыч ярдәм машинасы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр янына 3 тапкыр чыккан. Нигезсез шалтыратулар 5 булган. Авыллардан ашыгыч ярдәм таләп итүчеләр 37 теркәлгән. Алкоголь кулланып хәле начараючылар - 38 кеше. Иң күп ашыгыч ярдәм чакыртылган көннәр шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Бу көннәрдә 72-74 чакыру алынган. Күпчелек кан басымы авырулары буенча мөрәҗәгать итә, көннәр җылыну белән урамнарда алкоголь кулланган хәлдә хәле авырайганнарның артып китүен дә искәртә табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Узган атна: вакыйгалар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше