Янгын куркынычсызлыгы хезмәте мәгълүматы буенча, агымдагы елда районда янгыннар санының артуы күзәтелә. Моның төп сәбәбе нигездә кешеләрнең ут белән саксыз эш итүенә барып тоташа. Моңа юл куймау максатында алып барыла торган профилактик чаралар, янгынга каршы көрәш хезмәткәрләре эшчәнлеге турында сөйләшү өчен без янгын куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы Ильмир Шәяхмәтовка мөрәҗәгать иттек....
Янгын куркынычсызлыгы хезмәте мәгълүматы буенча, агымдагы елда районда янгыннар санының артуы күзәтелә. Моның төп сәбәбе нигездә кешеләрнең ут белән саксыз эш итүенә барып тоташа. Моңа юл куймау максатында алып барыла торган профилактик чаралар, янгынга каршы көрәш хезмәткәрләре эшчәнлеге турында сөйләшү өчен без янгын куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы Ильмир Шәяхмәтовка мөрәҗәгать иттек.
- Ильмир Альбертович, янгын очракларының, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, артып китүе нәрсә белән аңлатыла?
-Районда агымдагы елның 10 аенда 64 янгын чыкты. Алар нигездә кеше-ләрнең ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсендә булды. Узган ел бу вакытка 53 янгында 1 кеше янып үлсә, 5се пешсә, быел үлүчеләр саны - 3кә, сәламәтлегенә зыян килүчеләр 8гә җитте. Үлүчеләрнең өчесенең дә алкоголь кулланган хәлдә булуы ачыкланды. 22 каралты-кура янып, 3138697 сумлык матди зыян килде. Әлбәттә, янгыннарның еш кабатлануы безне борчый. Күпчелек очракта ут чыгуга куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү сәбәп була. Мәсәлән, исерек килеш тәмәке тарту, электр үткәргечләрнең искергән булуы да янгын чыгуга сәбәп була. Ә үз йортларында, авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәгеләрнең мичне тиешле таләпләрдә тотмавы нәтиҗәсендә ут чыгу очраклары бар.
-Профилактик чараларның нәтиҗәсе бармы?
- Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында даими искәртеп торуның зыяны юк дип исәплим. Басма матбугат аша булсынмы, радио-телевидениедәнме, кисәтү турында хәбәр ишетүгә, һәркем үз йортында, хуҗалыгында куркынычсызлык таләпләренең ни дәрәҗәдә үтәлүенә игътибар итми калмый. Ә рейдлар, штрафлар салынудан куркып булса да, төзексез урыннарны тәртипкә китерүгә этәрә. Агитация-масса эшләрендә безгә социаль яклау, торак-коммуналь хуҗалыгы, эчке эшләр бүлеге, газ хезмәте, "Энергосервис" белгечләре ярдәм итә. Алар белән берлектә без дәүләт, ведомство оешмалары биналарын, шәхси йортларны, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар фатирларын, хуҗалыкларын, имин булмаган гаиләләр, спиртлы эчемлекләр кулланырга яратучылар яшәүче урыннарны даими тикшерәбез. Бу уңайдан авыл җирләрендә алып барылучы эшчәнлектә Бохарай, Түбән Биш, Иске Зәй янгын куркынычсызлыгы хезмәте отрядлары, муниципаль янгын сагы хезмәтләренең роле дә зур.
- Эшмәкәрләрдән тикшерүләрнең еш үткәрелүе хакында ризасызлыклар ишетелә. Янгын куркынычсызлыгы буенча күзәтүләр нинди ешлыкта уздырыла?
-Тикшерүләр законга нигезләнеп уздырыла. Мәсәлән, 10 айда "Дәүләт һәм муниципаль контрольне тормышка ашырганда эшмәкәрләр, юридик затларның хокукларын яклау турында" 294нче Федераль Законга тәңгәлләштереп, 256 планлы һәм планнан тыш тикшерүләр оештырылды. Алар барышында янгын куркынычсызлыгы буенча кагыйдә үтәлмәүнең 400 очрагы ачыкланды, шулар буенча 147 кисәтү ясалды. 110 җаваплы зат һәм кеше, 25 юридик зат административ җаваплылыкка тартылды.
- Мәктәпләр, балалар учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы торышы ничек?
-Балалар учреждениеләре янгын куркынычсызлыгы буенча аеруча күз уңында тора. Ел башыннан үткәрелгән күзәтүләр нигезендә мәктәп, балалар бакчаларында таләпләргә җавап бирмәү очраклары, аларны төзәтергә кирәклеге турында 40 кисәтү ясалды. Бүгенгә шуларның 73,5 проценты үтәлгән, 11 кисәтү әле тулысынча төзәтелмәгән. Болары чыгымлы төзекләндерү эшләре белән бәйле. Әмма ничек кенә булмасын, балалар булган җирдә ут чыгу куркынычына урын калдырылырга тиеш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев