Статистика буенча Россиядә 45 минут саен янгын чыга, сәгать саен 1 кеше янып үлә, 20ләп кеше пешә. Ел саен илдә янгын нәтиҗәсендә 12 меңләп кеше үлә. Безнең райондагы хәлләр белән дә мактанырлык түгел, янгыннар еш була. Бездә килеп чыккан янгыннарның төп сәбәпләре булып, ут белән саксыз эш итү (тәмәке тарту...
Статистика буенча Россиядә 45 минут саен янгын чыга, сәгать саен 1 кеше янып үлә, 20ләп кеше пешә. Ел саен илдә янгын нәтиҗәсендә 12 меңләп кеше үлә.
Безнең райондагы хәлләр белән дә мактанырлык түгел, янгыннар еш була. Бездә килеп чыккан янгыннарның төп сәбәпләре булып, ут белән саксыз эш итү (тәмәке тарту һәм балаларның ут белән шаяруы), электр җиһазларының төзексезлеге, гади генә кагыйдәләрне дә үтәмәү тора.
Салкыннар башлануга, халык мич, электр җылыту приборларыннан файдалана башлый. Бу чорда, әлбәттә, янгыннар да приборлардан дөрес файдаланмау, аларның төзексезлеге нәтиҗәсендә килеп чыга. Бер розеткага зур көчәнешле берничә электр приборы тоташтыру шулай ук янгын чыгуга сәбәп була, чөнки бу вакытта электрүткәргечкә йөклә-неш артып, ул җылына, җылынып кына калмый, эри башлый. Кыска ялганыш барлыкка килеп, очкын чәчри. Чәчрәгән очкын тиз янучан предметларга төшеп, янгын чыга.
Мичләрдән файдаланганда, түбәндәге кагыйдәләрне үтәү зарур:
-мич алдында, очкын чәчрәп янгын чыгуга сәбәп булмасын өчен, калынлыгы - 2, үлчәме 50х70 сантиметр булган калай җәелергә тиеш;
-мичне бензин, керосин кулланып кабызмаска;
-мич алды калаена утын, башка янучан предметлар куймаска;
-янып торган мичнең капкачын ачып куймаска;
-кызган күмер, көлне теләсә-кая түкмәскә;
-мичне корымнан даими чистартып торырга.
Балаларны янган мич янында үзләрен генә калдыру фаҗига белән төгәл-ләнергә мөмкинлеген истән чыгармаска кирәк. Шырпы, зажигалка ише әйберләрне балалар үрелеп алырлык урынга куймагыз, аларга ут белән уйнарга ярамаганлыгын һәрдаим искәртеп, аңлатып торыгыз. Әгәр янгын очрагы була икән, кичекмәстән "01" хезмәтенә хәбәр итәргә.
Айдар Хәбибуллин,
янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев