Мошенниклыкның һаман яңа төрләре барлыкка килә. Ялганчылар тозагына эләкмәс өчен һәркемнән уяулык сорала. Россия Федерациясе Президентын сайлау алдыннан экстремизм очракларына юл куймау да бик мөһим. Әлеге төр хокук бозулар турында полиция башлыгының оператив эш буенча урынбасары Рәмис Мөхәммәтдинов сөйли: - Яңа ел бәйрәмнәреннән соң хокук бозучылар саны артты. Республикада "сихри...
Мошенниклыкның һаман яңа төрләре барлыкка килә. Ялганчылар тозагына эләкмәс өчен һәркемнән уяулык сорала. Россия Федерациясе Президентын сайлау алдыннан экстремизм очракларына юл куймау да бик мөһим. Әлеге төр хокук бозулар турында полиция башлыгының оператив эш буенча урынбасары Рәмис Мөхәммәтдинов сөйли:
- Яңа ел бәйрәмнәреннән соң хокук бозучылар саны артты. Республикада "сихри көчкә ия" дару препаратлары сатып йөрүче мошенниклар барлыкка килде. Әлегә алар безнең район территориясендә күренмәсә дә, шундый дару тәкъдим итүчеләр турында алдан ук белеп тору зарур. Чөнки мошенникларның әлеге даруларны әллә нинди катлаулы авырулардан терелтә дип ышандырып, кешеләрдән 20-100 мең сум акча алу очраклары билгеле. Өстәвенә, алданган кешеләргә тиз арада ярдәмгә килүче - үзләрен суд приставлары дип танытучы икенче төркем мошенниклар пәйда була. Алар дару өчен акчаны суд юлы белән кире кайтарабыз дип ышандырып, 500 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.
- Мошенниклыкның тагын бер төре автомобиль яки башка төрле кыйммәтле әйбер оту турында СМС-хәбәр юллау белән бәйле. Ышандыру өчен хәтта алар интернетта сайт адресын күрсәтеп, анда кешенең чыннан да кыйммәтле товар отуы турында мәгълүмат урнаштыра. Аннан соң бүләкне алу өчен башта НДС акчасын билгеле бер исәп-хисап счетына күчерергә киңәш итәләр. Моңа һич тә ышанырга ярамый. Әгәр нинди дә булса отышка ия булсагыз, сезне шәхсән чакырып документларыгызны караячаклар. Һәм бүләкне алганнан соң гына салым түләү турында сүз барырга мөмкин.
Тагын бер темага кагылып үтәсе килә: ул - Россия Федерациясе Президентын сайлаулар алдыннан террорчылык актларына юл куймау турында. Төрле шартлаткыч матдәләр белән эш итүчеләр үзләрен Алла хакына изгелек кылучылар дип атасалар да, алар - чынлыкта җинаятьчеләр. Чөнки күпме гөнаһсыз кешеләрнең гомерен өзәләр, башкалар сәламәтлегенә зыян китерәләр. Күптән түгел Биектау районында шундый аяныч хәл булды. Читтән күченеп кайткан бер гаилә үз йортында шартлаткычлар ясау белән шөгыльләнгән. Махсус хезмәтләр аларның эзенә төшкәч, саперлар йортны тикшергәндә шартлаткыч шартлый. Нәтиҗәдә бер махсус бүлек хезмәткәренең кулы өзелә, икенчесенә җинаятьче пычак белән кадый. Хәзер бу хезмәткәрләр авыр хәлдә. Шуңа күрә янәшә-тирәгездә пәйда булган һәр шикле кешегә игътибарлы булырга, бу хакта тиз арада полиция бүлегенә хәбәр итәргә кирәк. Чөнки мондый кешеләр салган зыяннан нәкъ менә сез һәм сезнең якыннарыгыз һәлак булырга, сәламәтлеген югалтырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев