Җәмгыять һәм кеше

Узган гомер – аккан су

Унҗиде яшьлек кызларның авыр сугыш елларында ил тоткасы булып, тылны тотуларына, алай гына да түгел, фронттагыларга зур терәк булуларына исең китәр. Нәрсә генә эшләмәгән алар: иген дә иккән, терлек тә асраган, берсеннән-берсе бәләкәй эне-сеңелләрен дә караган, фронтны кирәк-ярак әйберләр белән дә тәэмин итеп торган, совет солдатларын җиңүгә ымсындырган. Шәһәрдәшебез, бу...

Унҗиде яшьлек кызларның авыр сугыш елларында ил тоткасы булып, тылны тотуларына, алай гына да түгел, фронттагыларга зур терәк булуларына исең китәр. Нәрсә генә эшләмәгән алар: иген дә иккән, терлек тә асраган, берсеннән-берсе бәләкәй эне-сеңелләрен дә караган, фронтны кирәк-ярак әйберләр белән дә тәэмин итеп торган, совет солдатларын җиңүгә ымсындырган. Шәһәрдәшебез, бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Наталья Белова да - 1941-1945 елларның менә шундый батыр йөрәкле кызларының берсе.

Наталья Белова - Сарсаз-Баграж авылы кызы. Өч балалы гаиләдә ул иң зурысы була. Сугыш башлануга, әтиләрен корал ясау заводына эшкә җибәрәләр. Ә әниләренә төп ярдәмче булып Наталья кала.

-Җәйге кызу көндә әни ерак басуда эшли иде, алар янына атлы малайны чаптырдылар. Сугыш башлану хәбәрен ишетүгә өйгә кайткан әни белән кочаклашып елаштык, - дип искә ала әле дә ул вакытны Наталья әби, күз яшьләре белән.

Бу алар өчен әйтеп-аңлатып булмаслык җәза башлану чоры була. Алар әнисе белән тапкан ризыкны кечкенә балаларга биреп, үзләре ачлы-туклы колхоз кырларында эшли, ә төннәр фронт өчен оекбаш-бияләй бәйләп, бәрәңге киптереп уза. Иртән рәтләп йокламаган да килеш янә колхоз эшенә чыгалар. Авыр сугыш еллары яшьлеген менә шулай урлый Натальяның. Дөньялар тынычлангач кына Илья исемле үзеннән яшь егеткә тормышка чыга ул. 1956 елда уллары Николай туа. Бала тугач Беловлар гаиләсе Зәйгә күчеп килә. Башта алар баракта яши, ирле-хатынлы төзелештә эшлиләр. 41 ел элек Рәфыйков урамындагы әлеге йортны да үз кулларыбыз белән шушында яшәргә тиешле кешеләр үзебез төзеп кердек, дип сөйли Наталья әби. Шушы йорттагы фатирдан башта ирен, аннан ике улын соңгы юлга озата. Сынап та куя аны язмыш. Берсе - 44, икенчесе 34 яшьлек Николай белән Владимир, инде болай да күп хәсрәтләр кичергән ананы ялгыз калдырып, бер-бер артлы авырып китеп бара бу дөньядан. Хәтта кече улы тормыш корырга да өлгерми кала. Әле ярый килене Александра мәрхәмәтле җан булып чыга. Ире үлүгә 14 ел булса да, каенанасын ташламый, көнаралаш килеп хәл белеп, кирәк-ярагын алып кайтып тора. Оныклары да әбиләрен чиста-пөхтә яшәтергә тырыша.

Күп авырлыклар күргән, кайгы кичергән әбигә сокланырлык. Ул миңа 90 яшь дип тормый, ашын пешерә, фатирын да тәртиптә тота, ди килене. Күршеләре Варвара һәм Тәнзилә апалар белән аралашып, дус-тату яши Наталья әби. Юбилее уңаеннан үзен котларга килгән кунакларга да сөенеп туя алмады ул. Район башлыгы Татьяна Воропаеваның Россия Президенты котлавын алып килүен дә зур дәрәҗә, үзе күргән михнәтләргә рәхмәт буларак кабул итте. Ә мәдәният хезмәткәрләре чыгышын кинәнеп тыңлады, керәшен халык җырларын кушылып җырлады, хәтта биеп тә алды.

-Җиңү көне сөенечен татыгандай булды. Балалар, киләчәк буынга сугыш афәтләрен күрергә язмасын, илләр тыныч булсын, - дип теләп калды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Узган гомер – аккан су
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше