Социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 881 сумга җитте. Айлык акчалата түләүләрне индексацияләү белән бер үк вакытта 1 апрельдән социаль хезмәтләр җыелмасының да бәясе 5 процентка артты. Закон нигезендә федераль ташламаларга ия кешеләр социаль хезмәтләр җыелмасын натураль формада яки акчалата алуны сайларга хокуклы. Шул ук вакытта аны өлешләп акчага әйләндерергә дә мөмкин....
Социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 881 сумга җитте. Айлык акчалата түләүләрне индексацияләү белән бер үк вакытта 1 апрельдән социаль хезмәтләр җыелмасының да бәясе 5 процентка артты.
Закон нигезендә федераль ташламаларга ия кешеләр социаль хезмәтләр җыелмасын натураль формада яки акчалата алуны сайларга хокуклы. Шул ук вакытта аны өлешләп акчага әйләндерергә дә мөмкин. 1 апрельдән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 881 сум 63 тиен тәшкил итә. Аның 679 сум 5 тиене - медикаментларга, 105 сум 5 тиене - санаторий-курортларда дәвалану өчен юлламага, 97 сум 53 тиене юл чыгымнары өчен карала. Әгәр инде сез, билгеле бер карарга килеп, әлеге җыелманы акчалата алуны хәл иткәнсез икән, бу турыда хәбәр итү өчен Пенсия фонды идарәсенә килеп торырга кирәкми. Ә киләсе елның 1 гыйнварыннан, үз карарыгызны үзгәртеп, социаль хезмәтләр җыелмасын алырга теләсәгез яки әле беренче мәртәбә генә бу мәсьәлә белән очрашсагыз, 1 октябрьгә кадәр идарәгә килеп, гариза языла.
Бүген районда федераль ташламаларга ия 3818 кеше исәпләнә. Андый ташламаларга, ягъни социаль хезмәтләр җыелмасына кемнәр хокуклы соң? Алар - аерым категория, ветераннар, инвалидлар, инвалид балаларны да кертеп, балигъ булмаган яшьтә фашизм тоткынлыгында булучылар, радиация тәэсиренә дучар ителүчеләр.
Зәния Йосыпова, идарә башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев