Бүген район мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча 467 кеше исәптә тора, шуларның 17 процентының гына белем дәрәҗәсе түбән. Эшсезләр исемлегендә - эретеп ябыштыручылар, электр белән эретеп ябыштыручылар, станокчылар, тракторчылар, фрезерчылар, сылаучылар, электрчылар, электр механиклары, электр монтерлары, икътисадчылар һ.б.лар. Барысы да яхшы белгечләр, алар бик яхшы хезмәткәрләр булачак, дип бәян итте хакимияттә...
Бүген район мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча 467 кеше исәптә тора, шуларның 17 процентының гына белем дәрәҗәсе түбән. Эшсезләр исемлегендә - эретеп ябыштыручылар, электр белән эретеп ябыштыручылар, станокчылар, тракторчылар, фрезерчылар, сылаучылар, электрчылар, электр механиклары, электр монтерлары, икътисадчылар һ.б.лар. Барысы да яхшы белгечләр, алар бик яхшы хезмәткәрләр булачак, дип бәян итте хакимияттә узган семинарда мәшгульлек үзәге директоры Александр Тулынин.
Семинарда сүз эш бирүче, аның хокуклары һәм бурычлары турында барды. Аңа оешма-предприятие, учреждение, агрофирмалар җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, баш хисапчылар чакырылды. Семинарны башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев алып барды.
Александр Тулынин оешма-предприятие, учрежде-ниеләрне мәшгульлек үзәге белән актив хезмәттәшлек итәргә чакырды.
- Вакантлы эш урыннары буенча исемлекне бирергә бик атлыгып тормыйлар. Ә бит оешма-предприятие, учреждениеләрдә вакантлы урыннар бар, район газетасында бу хакта белдерүләр күрәм. Вакансия дә, шул ук вакытта эшсезлек тә бар, - диде Айрат Рафисович.
Вакансияләр эшсезлекне киметү юлы бит, юкса.
Семинарда үз хезмәтләрендә законнардагы үзгәрешләр, яңа тәртипләр белән салым хезмәте башлыгы Людмила Зуйкова, пенсия фонды идарәсе башлыгы Зәния Йосыпова, социаль иминият фонды башлыгы Тәнзилә Хәлимова, статистика бүлеге башлыгы Гөлфия Миронова бәян итте. Авыл җирлекләрендә халык белән очрашуларга нәтиҗәне шәһәр прокуроры Ринат Кәримов ясады. Ул чыгышында хезмәт хакларын вакытында бирмәгән агрофирмаларны ассызыклап узды. Без бу ситуацияне контрольдә тотып, чаралар күрәчәкбез, диде прокурор.
Семинар ахырында анда катнашучылар сорауларына җавап алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев