Җәмгыять һәм кеше

Ватанпәрвәрләр тәрбиялибез

Районда дүрт ел инде "Зәй гражданины шәхесен формалаштыру" программасы гамәлдә. Яшь буынны әхлакый яктан һәм хәрби-патриотик рухта тәрбия-ләүгә юнәлдерелгән программа буенча мәгариф идарәсе яшьләр эшләре, спорт идарәләре, ветераннар советы, хәрби комиссариат, туган як тарихын өйрәнү музее белән тыгыз элемтәдә эшчәнлек алып бара. Район-шәһәрнең һәр мәктәбе, балалар бакчасында әлеге юнәлештәге эшчәнлек...

Районда дүрт ел инде "Зәй гражданины шәхесен формалаштыру" программасы гамәлдә. Яшь буынны әхлакый яктан һәм хәрби-патриотик рухта тәрбия-ләүгә юнәлдерелгән программа буенча мәгариф идарәсе яшьләр эшләре, спорт идарәләре, ветераннар советы, хәрби комиссариат, туган як тарихын өйрәнү музее белән тыгыз элемтәдә эшчәнлек алып бара. Район-шәһәрнең һәр мәктәбе, балалар бакчасында әлеге юнәлештәге эшчәнлек игътибарга лаек. Узган атнада шәһәрнең 1нче мәктәбендә программаның үтәлеше буенча «түгәрәк өстәл» оештырылды. Утырышны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Анда катнашучылар 1нче мәктәптә әлеге җәһәттән алып барылган эшчәнлекне чагылдырган бай күргәзмә белән танышты.

Мәктәптә 363 укучы белем ала. Уку-тәрбия процессы физик һәм әхлакый яктан камил шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Биредә 2006 елдан кадет сыйныфлары оештырылды. Эш тәҗрибәсе әлеге сыйныфта укучыларның дисциплиналы, тәртипле, түзем булуларын күрсәтә, ди мәктәп директоры Вәсилә Исрафилова. Агымдагы елда кадет сыйныфларында 30 укучы укый. Мәктәп җитәкчелеге әлеге сыйныфларда укучы балаларның әти-әниләре белән тыгыз элемтәдә, алар мәктәп чараларында актив катнашалар. Укучылар, аеруча кадет сыйныфларында белем алучыларның хәрби комиссариат белгеч-ләре белән очрашулары оештырыла. Очрашуларда армиядә хезмәт итү кирәклеге, хәрби хезмәт яшендәгеләрнең хокуклары һәм бурычлар турында бәян ителә, яңа мәгълүматлар җиткерелә. Әлеге сыйныфларда батырлык дәресләре үткәрелә, Җиңү бәйрәме кысаларында узучы чараларда кадетчылар иң активлардан санала. Биредә кадет сыйныфын тәмамлаган Алексей Абдулов, Айрат Габидуллин Петербург хәрби академиясендә укый. Кадет сыйныфлары нәтиҗәгә эшләүгә дәлил бу. Кадетчылар - бабайлар, әтиләр данлы традицияләрен дәвам итүчеләр.

Мәктәптә ике ел инде "Сугышчы" хәрби-патриотик клубы эшли. Хәвефле төркемгә кергән укучылар әлеге клубка тартыла. Агымдагы ел башыннан баскетбол юнәлешендә спорт сыйныфы булдырылды. Шөгыльләр атнага ике мәртәбә оештырыла. Бүгенге көндә спорт формалары һәм спорт инвентарьлары алынды, ди директор. Мәктәп "Яшел яр" проектын тормышка ашыра. Әлеге проект кысаларында төрле акцияләр, күргәзмәләр, "Каенкай" балалар бакчасында экологик юнәлештә шөгыльләр уздырыла. Моннан тыш, укучылар экологик тематика буенча фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар. Экология буенча олимпиаданың район турында узган ел да һәм быел да Юлия Слободина җиңүче булды.

Югары сыйныф укучылары икенче ел инде "Космо-стар" интеллектуаль уенында катнаша. Агымдагы елда алар III урын алды. Башлангыч сыйныфларда оешкан "Күбәләк" татар курчак театры игътибарга лаек. Урта сыйныфтагы укучылар әлеге театр өчен курчаклар тегәләр. Техник юнәлештәге түгәрәк тә уңышлы гына эшләп килә. Проблемалар да юк түгел, ди Вәсилә Кәримовна. Алар - хореограф, мәктәп театры, музыкаль җитәкче булмау. Мәктәп туган як тарихын өйрәнү музее яшьләр үзәге белән тыгыз элемтәдә эшчәнлек алып бара. Бу хезмәттәшлек Зәй гражданины шәхесен тәрбияләүдә роль уйнамый калмый, әлбәттә.

Утырышта мәктәп директоры чыгышын туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәре Ираида Жигалина, үзәк китапханә китапханәчесе Анастасия Трофимова, "Зәй" спорт мәктәбе тренеры Иван Волков, Иске Зәй яшьләр үзәге белгече Елена Илларионова тулыландырды. Ул фикер алышулар белән дәвам итте. Район-шәһәрнең башка мәктәп-бакчаларында да программа үтәлеше буенча чаралар дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ватанпәрвәрләр тәрбиялибез
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше