РОСТО-ДОСААФ оешмасы бу көннәрдә 85 еллык юбилеен билгеләп үтте. 1927 елның 23 гыйнвары СССРда саклану, авиация һәм химик төзелеш оешмасы (ОСОАВИАХИМ) туган көн буларак тарихка кереп калды. Районда аны ел саен, оборона-масса айлыгы игълан итеп, традицион төстә билгеләп үтү гадәткә керде. Быел айлык юбилей уңаеннан "Космос" яшьләр үзәгендә тантаналы чара...
РОСТО-ДОСААФ оешмасы бу көннәрдә 85 еллык юбилеен билгеләп үтте. 1927 елның 23 гыйнвары СССРда саклану, авиация һәм химик төзелеш оешмасы (ОСОАВИАХИМ) туган көн буларак тарихка кереп калды. Районда аны ел саен, оборона-масса айлыгы игълан итеп, традицион төстә билгеләп үтү гадәткә керде.
Быел айлык юбилей уңаеннан "Космос" яшьләр үзәгендә тантаналы чара белән башланып китте. Бирегә шәһәр-район мәктәпләренең хәрби хезмәт нигезләре укытучылары, ветераннар, актив яшьләр чакырылды. Оборона-масса айлыгын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ТР РОСТО-ДОСААФның шәһәр советы рәисе Светлана Иванова ачты.
- Әлеге иҗтимагый оешманың төп максаты - патриотик хисләр белән сугарылган, ил иминлеген сакларга, якларга әзер яшьләр тәрбияләү. Без моңа район җирлегендә зур игътибар бирәбез. Чөнки илебезнең киләчәге өметле булсын өчен яшь буынны, үз мәнфәгатьләрен читкә куеп, Ватан иминлеге хакына көрәшергә, хезмәт итәргә әзерләү мөһим, - диде ул, патриотик тәрбиягә игътибарны тагын да арттыру кирәклегенә басым ясап.
РОСТО-ДОСААФ оешмасының Зәй бүлеге әлеге максатны күздә тотып 30 елдан артык эшли. Төп игътибар Бөек Ватан сугышы ветераннары, "кайнар нокта"ларда хәрби хезмәт үткән ир-егетләребез үрнәгендә яшьләребезгә яхшы тәрбия бирүгә, мәктәпләрдә шәһәр-район күләмендә үтүче күптөрле чаралар ныклы физик чыныгу алуга, ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә юнәлтелә.
РОСТО-ДОСААФның Зәй идарәсе җитәкчесе Рәис Галиев чыгышында Россия, Татарстан, районда әлеге оешма эшендә зур хезмәт куйган кешеләрне искә алды һәм узган ел башкарылган эшләргә тукталды. Ул яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү, спортның техник һәм хәрби-гамәли төрләрен үстерү, техник һөнәр белгечләре әзерләү максатында үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Узган ел Ватанны саклаучыларга багышлап 23 гыйнвардан 23 февральгә кадәр айлык үткәрелде. "Ягез әле, егетләр!" хәрби-спорт ярышларында шәһәр һәм авыллардан егетләр командалары катнашып, үзләренең хәрби әзерлеген күрсәтте. Бөек Ватан сугышы ветераны Никита Осипов кубогына биатлон буенча ярышлар да спорт бәйрәменә әверелде. Узган ел бу ярышларда оешма, предприятиеләрдән, гомумбелем бирү учреждениеләреннән командалар катнашты. Быел ул РОСТО-ДОСААФның 85 еллыгына багышлап оборона-масса айлыгы кысаларында узачак. "Президент спорт уеннары" дип исемләнгән, космонавтиканың 50 еллыгына атап үткәрелгән Бөтенроссия ату ярышларының муниципаль этабында да булачак солдатлар теләп катнашты. Советлар Союзы Герое Григорий Ларионов кубогына пневматик мылтыктан ату ярышлары, хәрби-гамәли спорт уеннары, радиопеленгация, "Аҗаган" уены үткәрү традицион төс алды. "Яшь машина йөртүче" республика бәйгеләрендә дә безнекеләр сынатмый, ел саен хәрби җыеннарда зәйлеләр актив катнаша. Оешманың техник базасы һәрдаим яңартылып тору егетләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләргә тулы мөмкинлек бирә, дип билгеләде Рәис Галиев. 2011 елның октябреннән район хәрби комиссариаты белән берлектә армия яшенә җиткән егетләрне хәрби машиналар йөртү өчен әзерлиләр. Элек машина йөртү таныклыгы булган 18 егет, кабат хәрби техника йөртү серләренә өйрәнеп, армиягә китте. Хәзерге вакытта 46 егет укуын дәвам итә. Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов әйтүенчә, алар язгы чакырылыш өчен әзерләнә. Шулай ук мәктәп базаларында машина йөртүче таныклыгы алу өчен өстәмә укулар оештырыла.
Тантаналы чарада әлеге оешманың иң яхшы хезмәт куючылары, актив яшьләр, нәтиҗәле эшләүче хәрби хезмәт нигезләре укытучылары, оешма белән тыгыз элемтәдә эшләүчеләр - башкарма комитет һәм РОСТО- ДОСААФның Рәхмәт хатлары, "Факел" туристлык клубы җитәкчесе Виктор Китов республика хәрби-патриотик хәрәкәтенә зур өлеш керткәне өчен ТР РОСТО-ДОСААФ оешмасының "Патриотизм өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев