Җәмгыять һәм кеше

Волонтерлар слетка җыелды

Яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда мөһим юнәлешләрнең берсе булып, ирекле волонтерлык хәрәкәтен җәелдерү тора. Россиядә ул 80нче еллар ахырында барлыкка килә башласа да, аның тамырлары ераккарак барып тоташа. Мәсәлән, шәфкать туташларының, тимурчылык отрядлары, пионер хәрәкәте, табигатьне һәм һәйкәлләрне саклау иҗтимагый оешмалары бер-береңә ярдәм итү, табигатьне саклауга корылган. Волонтерлык эшчәнлегенең төп бурычы...

Яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда мөһим юнәлешләрнең берсе булып, ирекле волонтерлык хәрәкәтен җәелдерү тора.

Россиядә ул 80нче еллар ахырында барлыкка килә башласа да, аның тамырлары ераккарак барып тоташа. Мәсәлән, шәфкать туташларының, тимурчылык отрядлары, пионер хәрәкәте, табигатьне һәм һәйкәлләрне саклау иҗтимагый оешмалары бер-береңә ярдәм итү, табигатьне саклауга корылган. Волонтерлык эшчәнлегенең төп бурычы - авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм күрсәтү, өлкәннәрне хөрмәтләү, экологияне саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Әлеге максатта районыбызның яшьләр эшләре идарәсе каршында оешкан "Кайгыртучанлык" ирекле волонтерлар хәрәкәте инде 3 ел дәвамында уңышлы эшләп килә. Бүген исә шәһәр һәм район мәктәпләре каршында эшләүче волонтерлык отрядлары 330дан артык укучыны берләштерә. Яшь волонтерларны бергә туплау йөзеннән, узган атнада район волонтерларының беренче слеты үтте. Ул бу юнәлештә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, киләчәккә планнар билгеләде.

Слетның пленар өлешен ачып җибәреп, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Иванова максатчан рәвештә яхшы эшләр башкару, иҗади хезмәт - җәмгыятебез үсешенә мөһим өлеш кертү ул, диде. Бүгенге көндә районыбызда яшәүче 2853 кеше башкалар ярдәменә мохтаҗ. Аларга игътибар, ярдәм күрсәтү - безнең бурыч. Волонтерларыбызның мәрхәмәтле гамәлләре мактауга лаек. Яшьләр идарәсе башлыгы вазифасын башкаручы Елена Павлова бүген районда аеруча актив 161 укучының волонтерлык паспортына ия булуын, аларның сугыш ветераннарының өйләренә барып концертлар куюы, йорт эшләрендә булышуы, инвалид балаларны барлавы, аз керемле гаиләләр өчен уку кирәк-яраклары, киемнәр җыюда, урамнар, паркларны чистарту, кош оялары куюда башлап йөрүләрен сөйләде. 4нче мәктәп волонтерлары 2008-09 уку елында "Дөньяның мәрхәмәтле балалары" халыкара иҗтимагый хәрәкәтенә кушылдылар һәм берничә төрле мөһим проектта катнаштылар. Районда "Язгы игелек атнасы" үткәрү акциясенең инициаторлары да алар булды. Пленар утырышта 4нче мәктәп коллективы волонтерлык хәрәкәте юнәлешендә үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Слетта катнашкан "Казан-2013 башкарма дирекциясе" волонтерлар белән эшләү департаменты белгече Константин Черноков 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиадага 20 мең волонтер җәлеп ителәчәген белдерде. Анда сезнең дә сайлап алыну мөмкинлегегез бар, моның өчен әлеге юнәлештә үзегезне һәрьяктан актив, әзерлекле итеп күрсәтү кирәк, диде.

Ә инвалид бала тәрбияләүче Альмира Мөхәммәтҗанова волонтерларның улы Булатка һәрдаим ярдәм күрсәтеп торулары хакында сөйләде. Җәй көне волонтерлар кеше күп җыела торган урыннарга чыгып теләгән кешеләрнең, балаларның йөзләрен төрле җәнлекләр сурәтенә буяп акча эшләгәннәр һәм әлеге сумманы Булатны дәвалау өчен биргәннәр. Алга таба да менә шундый анык эшләр белән шөгыльләнү өчен слетта катнашучы волонтерлар 11 мәйданчыкка бүленеп экология, инвалид балаларга ярдәм, патриотик тәрбия, өлкәннәргә ярдәм, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау темасына аерым проектлар әзерләделәр.

Мәрхәмәтле гамәлләре белән танылган 15 укучыга волонтерлык паспортлары тапшырылды. Ә иң актив волонтерлар яшьләр, мәгариф идарәләре Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Волонтерлар слетка җыелды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше