Хезмәт юлын педагогика өлкәсенә багышлаган мөхтәрәм шәһәрдәшебез Лидия Васильевна Матрухова бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа Россия Президенты тәбрикләү хатын һәм район башлыгы Татьяна Воропаеваның изге теләкләрен, истәлекле бүләкне тантаналы төстә шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин тапшырды. -Укытучы һөнәренә гомере буе тугры калган кеше буларак, без бүген...
Хезмәт юлын педагогика өлкәсенә багышлаган мөхтәрәм шәһәрдәшебез Лидия Васильевна Матрухова бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа Россия Президенты тәбрикләү хатын һәм район башлыгы Татьяна Воропаеваның изге теләкләрен, истәлекле бүләкне тантаналы төстә шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин тапшырды.
-Укытучы һөнәренә гомере буе тугры калган кеше буларак, без бүген сезнең алда баш иябез. Белем иленең бетмәс-төкәнмәс мөмкинлекләрен ачуыгыз өчен сезгә бүген меңләгән зәйле рәхмәтле. Авыр сугыш елларын да, торгынлык елларын да шушы бәләкәй җилкәгездә күтәреп, сынмаган-сыгылмаган, киләчәк буынга туры юл күрсәтүче олы ихтирамга лаек зат сез. Түгәрәк юбилеегыз котлы булсын, сәламәт, тыныч гомерләр сезгә, - диде ул, ветеран укытучыга мөрәҗәгать итеп.
Лидия Матрухова озак еллар дәвамында Мирный бистәсендәге 5нче мәктәптә башлангыч сыйныфлар укыта. Мирныйда аның укучылары яшәмәгән йорт юк диярлек. Тумышы белән Мамадыш районы кызы, Зәйгә килеп төпләнеп, шушы як табигатен үз итә. Тормыш иптәше Александр белән бер кыз, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Укытучы хезмәтен авыр сугыш елларында да намуслы башкарган Лидия Васильевнага тыныч тормышта да шактый авырлыклар күрергә туры килә. 1968 елда ул вакытсыз тормыш иптәшен югалта. Бу кайгыны җиңәргә аңа балалары, яраткан мәктәбе, укучылары ярдәм итә. Ул шулар арасында онытылып, менә шушы сабыйларга үзенең кирәк булуын аңлап, тормыш сынауларын җиңеп чыга.
-Лидия Васильевна безнең мәктәптә укучылар белән җанын биреп эшләүче педагогларның берсе булды. Дәресләрдә бирелергә тиешле белемнән тыш, ул өстәмә рәвештә балалар белән шөгыльләнүдән авырыксынмады. Мәктәптәге төрле чараларның уртасында кайнады, - ди аның турында педагогик хезмәт ветераны Маһирә Иванова.
Лидия Матрухованы 5нче мәктәп коллективы бүген үз итә, хөрмәтли. Мәктәп директоры Игорь Биканов, укучылар тарафыннан иң җылы теләкләрнең, матур концерт номерларының ирештерелүе шул хакта сөйли.
Ветеран укытучы үзен якын итүче хезмәттәшләре, бүгенге укытучылар, укучылар, кадерле балалары, 7 оныгы, 3 оныкчыгы янәшәсендә булуы белән дә бәхетле. Тормышымнан, мәгънәле гомер кичерүемнән канәгатьмен, ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев