Апрельнең соңгы көне Россия Президенты Указы нигезендә 1999 елдан янгын сагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Гомумән, тарих битләренән күренгәнчә, Россиядә янгын сагы хезмәте оешуга быел 365 ел тулды. Бу түгәрәк дата Зәйдә тантаналы төстә билгеләп үтелде. Бүген дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының көчле оператив...
Апрельнең соңгы көне Россия Президенты Указы нигезендә 1999 елдан янгын сагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Гомумән, тарих битләренән күренгәнчә, Россиядә янгын сагы хезмәте оешуга быел 365 ел тулды. Бу түгәрәк дата Зәйдә тантаналы төстә билгеләп үтелде.
Бүген дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының көчле оператив оешмасы булып тора. Статистика мәгълүматларына караганда, янгынчылар төркеме ел саен ике миллионлап янгын чыганакларын сүндерүгә җәлеп ителә. Алар үз хезмәтләре белән янгыннарда тән җәрәхәтләре алудан, үлүдән 70 меңләп кешене саклап кала.
Бүгенге көндә Зәй янгын сагы гарнизоны 12 янгын куркынычсызлыгы бүлегеннән тора. Аларда 269 янгын сүндерүче хезмәт куя. Барлыгы 42 берәмлек техника гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә тулы әзерлектә тора. Соңгы елларда район авылларында муниципаль янгын сагы бүлекчәләре эшли башлау үзәктән еракта булган торак пунктларда да янгын куркынычсызлыгын тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү мөмкинлеге бирде. Хәзер бездә 83 торак пунктка да тиз арада янгын сүндерүчеләр килеп җитү мөмкинлеге бар. Тантаналы чарада янгынчыларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен, ветераннарга бәйрәм котлавын район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Бариев җиткерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә тырыш хезмәтләре өчен махсус медальләрне бер төркем янгынчылар янгын сагы гарнизоны башлыгы Вячеслав Петров кулыннан алды.
- Барлык янгын сагы хез-мәткәрләрен - профилактик эшчәнлек алып баручыларны, янгынга каршы көрәштә алгы сызыкта булучыларны, кешеләр иминлеге өчен үз-үзләрен аямаучыларның гаиләләрен, ветераннарыбызны уртак һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Ә райондашларыбызны ут-күздән һәрчак сак булырга чакырам. Хәзер җәйге - янгын куркынычы зур булган чорга кердек, бәла-казалардан барыбыз бергәләп сакланганда гына гадәттән тыш хәлләргә урын калмый, - диде ул, райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп.
Вячеслав Петров янгынга каршы көрәшне пропагандалауга юнәлтелгән, балалар арасында игълан ителгән рәсемнәр бәйгесенә дә йомгак ясалуын белдерде. Төрле яшь категорияләрендә призлы урын алучылар бүләкләнде.
"Энергетик" Мәдәният сарае, яшьләр эшләре идарәсе үзешчәннәре, музыка мәктәбе укучылары, шәһәребезнең яшь талантлары бәйрәм чарасын күркәм чыгышлары белән бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев