Җәмгыять һәм кеше

Яңа елда бергә булыйк!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең кулда "Зәй офыклары"ның 2013 елдагы соңгы саны. Ел дәвамында без сезне ил-көн яңалыклары, шәһәр-район тормышы белән даими таныштырып килдек. Сезнең өчен узган елда газета битләрендә "Тормыш булгач", "Сез ничек уйлыйсыз?", "Авыл сулышы", "Җырдай моңлы татар телем", "Зарың, тәкъдимең булса" һ.б. шундый яңа рубрикалар ачып, язмалар бирү...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең кулда "Зәй офыклары"ның 2013 елдагы соңгы саны. Ел дәвамында без сезне ил-көн яңалыклары, шәһәр-район тормышы белән даими таныштырып килдек. Сезнең өчен узган елда газета битләрендә "Тормыш булгач", "Сез ничек уйлыйсыз?", "Авыл сулышы", "Җырдай моңлы татар телем", "Зарың, тәкъдимең булса" һ.б. шундый яңа рубрикалар ачып, язмалар бирү формаларын төрләндердек. Узып баручы елда без, газета хезмәткәрләре, укучыларыбыздан күпсанлы хатлар алдык. Бу исә сезнең газетада басылган материалларга битараф булмавыгыз, безнең белән даими элемтәдә торуыгыз турында сөйли. Безгә язмалар юллап, проблемалар күтәрүегез, төрле темага кагылышлы фикерләрегез белән газета аша райондашларыбыз белән уртаклашканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.

2013 ел тәмамланырга санаулы көннәр генә калды. Тарихка керүче елның шәһәр-район елъязмасын без, кадерле укучыларыбыз, сезнең белән бергә яздык.

2014 елның беренче яртысына "Зәй офыклары"на язылу тәмамланып килә. Район газетасына язылмый калган зәйлеләргә бу эшне башкару өчен 1 гыйнварга кадәр берничә көн вакыт бар әле. Шунысы куанычлы, газетаны даими алдыручы укучыларыбызның күпчелеге, басмабызга тугры калып, аңа язылды. Почта бүлекләреннән алынган мәгълүматлар шуны раслый.

2014 ел ишек шакый. Яңа ел Россия һәм Татарстанда - Мәдәният елы, Зәй районында Кече Ватан елы дип игълан ителде. Димәк, киләсе елда газетабызда шулар белән бәйле чараларны яктыртуга киң урын биреләчәк. Шунысын да әйтик, 2014 елның көзендә Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек дәвам итә. Кыскасы, алда безне зур, җаваплы эшләр көтә.

Кадерле газета укучыларыбыз! Яңа елда да бергә булыйк! Тормышыбызга электрон мәгълүмат чаралары ныклап кергән бу заманда традицион басма матбугат үз ролен югалтмый, мәгълүмат кырында аның үз урыны булды һәм алга таба да булачак.

Сезгә хөрмәт белән баш мөхәррир Николай Шамионов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яңа елда бергә булыйк!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше