Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды - район башлыгы Татьяна Воропаева күпьеллык намуслы хезмәте һәм районның финанс-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы казначылыгы департаментының Зәй территориаль бүлеге җитәкчесе Резидә Гәрәевага район башлыгы Мактау хатын тапшырды. Шундый ук хатлар 2013 елда төрле дәрәҗә спорт ярышлары һәм конкурсларда...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды - район башлыгы Татьяна Воропаева күпьеллык намуслы хезмәте һәм районның финанс-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы казначылыгы департаментының Зәй территориаль бүлеге җитәкчесе Резидә Гәрәевага район башлыгы Мактау хатын тапшырды. Шундый ук хатлар 2013 елда төрле дәрәҗә спорт ярышлары һәм конкурсларда җиңү яулаган бер төркем спортчы һәм аларның остазларына да тапшырылды.
Район башлыгы киңәшмәдә катнашучыларны "Зәй идарәче компания" ҖЧШнең яңа генераль директоры белән дә таныштырды. Ул - Александр Аввакумов. Моңа кадәр "Зәй шикәре" АҖ генераль директоры ярдәмчесе вазифасын башкарган.
Киңәшмә көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде. Эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин 2013 елның 30 декабреннән быелның 12 гыйнварына кадәр шәһәр-райондагы оператив хәл турында сөйләде. Ул чыгышында яңа ел бәйрәмнәре чорында личный составның көчәйтелгән режимда эшләвен, шуның нәтиҗәсе буларак, авыр җинаять кылу очраклары булмавын әйтте. Әлеге чорда хокук бозулар, җинаять кылуларның 27 очрагы теркәлгән: шуның 8е - урлау (5се - шәһәрдә, 3се - авылларда), 9ы - кыйнау, 2се - мошенниклык. Шунысын да әйтик, полиция хезмәткәрләре җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыюга юнәлдерелгән законның үтәлешен тәэмин итү буенча да эш башлаган: 7 кешегә карата беркетмә төзелгән. Димәк, закон бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак. Район башлыгы шәһәрдә такси хезмәтенең һаман да тиешле таләпләргә җавап бирмәвен ассызыклап, Ринат Рәхмәтуллинга бу мәсьәләдә чаралар күрү бурычын куйды.
Дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы Ильмир Шәяхмәтов соңгы ике атнада шәһәр-районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында чыгыш ясады. Район башлыгы әлеге хезмәт эшчәнлеген уңай бәяләде, алып барылучы кисәтү чаралары үзенең нәтиҗәсен бирә, диде.
Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш нәтиҗәләре турында хәрби комиссариатның бүлек башлыгы Александр Зыков бәян итте. Көзге чакырылышта хәрби хезмәткә 116 егет киткән, шуның 113е - һөнәри белемле. Район башлыгы чакырылыш комиссиясе составында эшләүче психологлар эшчәнлеген активлаштыру кирәклегенә басым ясады.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Иванова Шәфкатьлелек елына нәтиҗә ясады. 2013 ел Зәй муниципаль районында Шәфкатьлелек елы буларак үтте. Аның кысаларында шәһәр-районда күп кенә игелекле эшләр башкарылды. Шәфкатьлелек елының уңышлы узуы билгеләп үтелде. Шактый предприятие, оешмалар игелекле гамәлләр кылуга үз өлешен кертте. Ел дәвамында ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен "Социаль кафе" проекты, ярдәмчесез калган өлкәннәр өчен өйдә кайнар аш белән тәэмин итү оештырылды. 2013 елда хәйрия ярдәме өчен социаль учреждениеләр һәм ярдәмгә мохтаҗ зәйлеләргә 50 миллион сум акча тотылган.
Район башлыгы, киңәшмәгә йомгак ясап, җитәкчеләрне 2014 елда тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә чакырды, көн кадагындагы мәсьәләләрне атады, бурычлар куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев