Зәй - тарихка һәм илебезнең төрле тармагында хезмәт куючы күренекле затларга бай төбәк. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең методика-библиография бүлеге үткәнебез, күренекле якташларыбыз турында мәгълүмат туплап, аларның ирешкән уңышларын киң катлам халыкка танытуда да зур эш башкара. Әлеге эшнең башында библиограф Әлфия Әһлиуллина тора. Ул китапханәчеләр белән берлектә шәһәр-авыллар тарихы, күренекле якташларны...
Зәй - тарихка һәм илебезнең төрле тармагында хезмәт куючы күренекле затларга бай төбәк. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең методика-библиография бүлеге үткәнебез, күренекле якташларыбыз турында мәгълүмат туплап, аларның ирешкән уңышларын киң катлам халыкка танытуда да зур эш башкара. Әлеге эшнең башында библиограф Әлфия Әһлиуллина тора. Ул китапханәчеләр белән берлектә шәһәр-авыллар тарихы, күренекле якташларны барлап, алар турында мәгълүмат туплады. Кыскасы, күп кенә күренекле якташлар - галимнәр, язучылар, артистлар, табиблар, җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар һ.б. турында аерым папкалар булдырды. Район, хәтта республикакүләм чараларда әлеге мәгълүматлар киң кулланыла. Мәгариф учреждениеләре, оешма-предприятиеләр әлеге җәһәттән Әлфия Зәйнаковнага еш мөрәҗәгать итә.
Узган ел химаячеләр ярдәме белән "Зәй районының күренекле затлары" дип аталган китап дөнья күрде. Әлеге китапны төзүчеләр - ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин белән Әлфия Әһлиуллина. Аны әзерләү процессы бер-ике еллап барды. Китапны төзүдә китапханәдә булдырылган мини-музей материаллары кулланылды. Боларга өстәп, халык хуҗалыгы, икътисад, мәдәният һәм фәннең төрле тармагында уңышларга ирешкән, хезмәт сөючән зәйлеләр барланып, алар әлеге китапка кертелде. Биниһая зур һәм кирәкле эш булды бу китап. Библиограф якташларны барлау буенча эшчәнлеген дәвам итә.
Буыннар алмаша, талантлы яшьләр үсеп чыга, дөньяга таныла. Алар, һичшиксез, киләчәктә дөнья күрәчәк шундый китапта урын алыр. Бу көннәрдә 55 яшен тутырган Әлфия Зәйнаковна һаман шундый игелекле, кирәкле эш белән яна. Тумышы белән матур табигатьле Яңа Мәлем авылыннан ул. Китапханә эшенә мәхәббәт аңа тисеннән, апасы Розалиядан күчкән. Алабуга культура-агарту училищесының китапханәчеләр бүлеген тәмамлап, Зәйгә эшкә кайта. Бераз Сарсаз-Баграж авыл китапханәсендә эшләп алгач, үзәк китапханәнең методика-библиография бүлегенә эшкә килә. Һәм 30 елдан артык ул, библиограф буларак, әлеге бүлектә хезмәт куя. Библиограф эше китап укучыга барлык мәгълүматны бирүдән гыйбарәт. Әлфия Зәйнаковна моның белән укучылар даирәсен киңәйтергә тырыша. Эшендә ул яңа ысуллар, формалар куллана. Һөнәри осталыгын арттыру, иҗади һәм укучыга аерым якын килеп эшләү, замана технологияләрен тиз үзләштерү - аңа хас сыйфатлар.
- Мәгълүмат сорап килүчегә ярдәм итә алсам, үземне ул көнне бәхетле саныйм, - ди Әлфия Зәйнаковна.
Россиядә - Тарих, республикада - Тарихи-мәдәни мирас елы, районда Милли мәдәният һәм Зәйнең 360 еллыгы буларак, библиографка бүгенге көндә мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Эшлекле сыйфатларга ия, ярдәмчел булуы белән коллективта абруй казанган ул. Яшь китапханәчеләр белән эш тәҗрибәсен теләп уртаклаша. Китапханәдә чаралар оештырып, аларда үзе дә катнаша. ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына ия. Туган җанлы, ярдәмчел, уңган хуҗабикә дә ул. Бакчада эшләргә ярата, фатиры, бакчасы шау чәчәктә аның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев