Җәмгыять һәм кеше

Ял өчен шартлар яхшыра

Хезмәт кешесенең нәтиҗәле эше аның ял вакытын ничек үткәрүенә дә бәйле. «Татнефть» ААҖдә эш өчен уңай шартлар тудыру белән бергә хезмәткәрләрнең ялын файдалы, мавыктыргыч итү дә игътибар үзәгендә тора. Җәмгыятьнең районыбыз территориясендә урнашкан, «Елховнефть» нефть-газ табу идарәсенә караган «Факел» балалар-сәламәтләндерү лагере, мәсәлән, җәен балалар тавышыннан гөрләп торса, кышын гаиләләре белән...

Хезмәт кешесенең нәтиҗәле эше аның ял вакытын ничек үткәрүенә дә бәйле. «Татнефть» ААҖдә эш өчен уңай шартлар тудыру белән бергә хезмәткәрләрнең ялын файдалы, мавыктыргыч итү дә игътибар үзәгендә тора. Җәмгыятьнең районыбыз территориясендә урнашкан, «Елховнефть» нефть-газ табу идарәсенә караган «Факел» балалар-сәламәтләндерү лагере, мәсәлән, җәен балалар тавышыннан гөрләп торса, кышын гаиләләре белән килеп табигать кочагында сәламәт рәвештә ял итүчеләрдән бушамый. «Факел»ны җәен килеп күргән кеше аңа яшеллеккә, гөлләргә төренеп утыручы җәннәт почмагы дип сокланса, кышын биредә үзенә бер төрле манзарага исең китә. Урманлы тау итәгенә сыенып утырган сәламәтләндерү-ял базасы ерактан балачак хыялындагы Кыш бабайның могҗизалы сараедыр кебек тоела. «Факел» территориясендәге кар шәлләрен ябынган чыршы, декоратив куаклар, зәңгәрсу чыршылар заманча биналарга үзенчәлекле сихри ямь өсти.

"Факел" атна уртасында бераз тынып калгандай тоела, бина, корпуслар тирәсендә хезмәткәрләрнең көндәлек эшләрен башкарулары, тротуарларны махсус техника ярдәмендә кардан чистартулары гына ишетелеп тора. Ә инде җомга көн кич белән биредә тормыш чын мәгънәсендә кайный башлый. Төрле төстәге утлар сибеп, җемелдәп, гүя үзенә дәшеп торучы ял итү урынына нефтьчеләр, аларның гаиләләре, гомумән, теләгән һәркем ял көннәрен файдалы уздыру нияте белән килә.

-Без кышкы ял көннәрен кызыклы итеп оештыру максатында «Елховнефть» идарәсе аша бирелүче ике көнлек юлламалар нигезендә хезмәт күрсәтәбез. Нефтьчеләр өчен ул ташламалы бәядән тәкъдим ителә, шулай ук башка тармакта эшләүчеләргә дә юлламаларны идарәдән юнәтергә мөмкин. Җомга көнне кичке ашка без кунакларны кабул итәбез. Шимбә исә көн дәвамында теләгәнчә ял итү мөмкинлеге тудырыла. Чаңгы, чана, тимераякта шуу мөмкин, кышкы урман һавасын сулап җәяүләп йөрү өчен дә сукмаклар ясалган. Кичен күңел ачу чаралары оештырыла. Якшәмбе төшке аштан соң инде без кунакларны озатабыз. Кышкы ял көннәрен бездә гаиләләре белән үткәрүчеләр күп, - ди үзәк директоры Валентина Александрова.

Биредә ике көнлек юллама нигезендә ял итү декабрь уртасыннан башланган инде. Һәм ул кыш дәвамында оештырылачак. Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан махсус заказ нигезендә дә хезмәт күрсәтелә. Ә укучыларның кышкы каникуллары чорында алга таба "Факел"да балалар өчен кышкы лагерь оештыру планы да бар. Хәзергә каникулларда студент яшьләр өчен ике көнлек юлламалар белән ял итү мөмкин.

Балалар ялын оештыру дигәннән, быел "Факел" җәйге чорда 4 сменада 640 баланы кабул итте. Ел саен ялны үзенчәлекле, кызыклы итү дә игътибар үзәгендә. Бу җәйдә безгә килгән балаларга велосипедларда йөрү, заманча веломопедларда үз-үзләрен сынап карау мөмкинлеге дә тудырылды, ди Валентина Андреевна. Гомумән, «Факел» өчен «Татнефть» ААҖ заманча җиһазларга, техникага чыгымнарны кызганмый.

Хезмәт күрсәтүче персоналның да эше елдан-ел автоматлаштырыла барып, биредә эшләү көннән-көн җиңеләя, ди хезмәткәрләр. Кышын кар чистарту минимашиналары эшләсә, көзен-җәен территорияне чүп-чардан, коелган яфраклардан арындыру өчен һава өрдереп эшләүче техника кулланыла. Шуңа да биредә, елның нинди фасылы булуга карамастан, тулы тәртип, зур гына территориядә җыештырылмаган урын күрмәссең.

Ял итү корпуслары, ашханә дә даими төзекләндерелеп, заманча техника белән җиһазландырылып тора. Быел яңа телевизорлар, кондиционерлар, аш пешерү җиһазлары булдырылды. Агымдагы елның җәй башында "Факел"да яңа заманча медпункт сафка басты. Моның өчен ун ел дәвамында файдаланылмый торган бина төзекләндерелеп, аның икенче каты административ корпус буларак эшләнсә, беренче катында аерым керү урыны белән медпункт барлыкка килде. Биредә санузел, душ кабинасы куелган ике изоляцияләү палатасы, процедуралар, табиб кабинетлары бар.

Элек медпункт, административ блок булган бинаны 2014 елда төзекләндереп, эшләүче персоналга вакытлыча тору бүлмәләре әзерләнәчәк. Чөнки үзәк шәһәрдән читтә урнашкан, бирегә йөреп эшләүчеләргә уңайлыклар тудыру мөһим, ди директор.

Менә шулай җәен дә, кышын да сәламәт ял итәргә теләүчеләрне кабул итәргә әзер "Факел". Ә спорт белән шөгыльләнеп, саф урман һавасын сулап ял иткән хезмәткәрнең нәтиҗәле эш күрсәтүе беркемгә дә сер түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ял өчен шартлар яхшыра
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше